Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар дәреслеккә төзәтмәләр кертәчәк


Түбән Новгород мөселманнары “Русия диннәре” дәреслеген үзгәртәчәк. Җанҗал купканнан соң моңа рөхсәт бирелгән.

Түбән Новгородтагы 8-9 сыйныф укучылары өчен чыккан дәреслек өлкәдәге мөселманнарны гаҗәпкә калдырган иде. Ислам динен кимсетү, аерым алганда суфиларны – караклар, биш тапкыр намаз укымаучылар – кәферләр дип язган дәреслек авторларын Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте мәхкәмәгә бирәчәген әйтте.

Башкалар да үз фикерләрен белдерә алсын дип нәзарәт дәреслекне интернеттагы үз сәхифләренә дә куйды. Әлбәттә бу авторларда ризасызлык тудырды һәм алар аны алуны таләп итте. Шактый шау-шу туганнан соң дәреслекне чыгарган Түбән Новгород мәгариф үсеше институты аңа төзәтмәләр кертергә ризалык биргән.

Дамир Мөхетдинов: "Русия диннәре" дәреслеге укучылар арасында низаг чыгарырга мөмкин
“Әгәр без массакүләм мәгълүмат чараларында шау-шу куптармаган булсак бу шулай калачак һәм укучылар әлеге дәреслектән укуларын дәвам итәчәк иде. Хәзер алар куркудан бу юлны сайларга мәҗбүр булды”, ди Түбән Новгородтагы Х. Фәизханов ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов.

Әмма башта төзәтмәләрне дәреслек авторлары белән бергә кертергә кушканнар. Бу исә мөселманнарны канәгатьләндермәгән.

“Ислам яки шәркый белгеч булмаган авторларга ничек без сөнниләр һәм шөгыйләрнең кем булуын аңлатыйк. Мөселманнар көненә дүрт тапкыр намаз укый дигән кешеләрнең дин тарихы дәреслеген язуы гаҗәп”, дип өсти Мөхетдинов.

Ул төзәтмәләрне күптән түгел Түбән Новгородта оешкан голәмәләр шурасы кертәчәген әйтте.

“Без ноябрь-декабрь айларында барыбыз бергә җыелып бу хакта сөйләшәчәкбез. Кайбер әйберләрне без калдырырга риза, әмма күп нәрсәгә үзгәрешләр кертеләчәк”, диде Дамир Мөхетдинов.

Укучыларда Исламга нәфрәт тудыра торган дәреслектән укытуны туктату өчен Түбән Новгород мөселманнары дәреслекне үзләре үк яңада бастырырга риза.

Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, хакимият аны яңадан бастыру өчен акча юк дияргә мөмкин. Әгәр шундый хәл килеп туса дәреслекне “Мәдинә” нәшрият йортында бастыру да күздә тотыла.

“Әгәр 3 ел элек мөселманнар белән килешеп эшләсәләр мондый гаугалар купмас иде”, ди Мөхетдинов.
XS
SM
MD
LG