Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уйнадың син ник бик аз…” булмасмы?


Шагыйрьләр арасында “И мөкатдәс моңлы сазым” бәйгесе төгәлләнде. Ул Тукайның Казанга кайтуына 100 ел тулуга багышланды.

“Шәһри Казан” газетасында әдәбият бүлеге башлыгы Госман Садә сүзләренчә, бу бәйгегә 200-ләп шигырь килгән. Шулар арасыннан 50 иҗатчы гына бәйгедә катнашу хокукы алган. Җиңүчеләр билгеле инде. Профессионал шагыйрьләр арасында “Тугры сүзгә” дигән шигыре өчен беренче урын Харрас Әюповка бирелгән. Яшь, һәвәскәр шагыйрьләр арасында Рифат Сәләх “Әй, Русия!” дигән шигыре белән беренчелекне алган.
20 ноябрь көнне Камал театрының кече залында булачак кичәдә 1,2,3-нче урыннарны алган һәм кызыксындыру бүләге яулаган, барлыгы 18 кешегә дипломнар һәм акчалата бүләк тә тапшырылачак. “Шәһри Казан”ның баш мөхәррире Мансур Мортазин әйтүенчә, мәдәният министрлыгы беренче урынны алган профессионал шагыйрьләргә 25 мең сум, ә һәвәскәрләргә 15 мең сум акчалата бүләк тә бирәчәк. Икенче, өченче урыннарга һәм кызыксындыру бүләгенә, әлбәттә, кимрәк булачак.
“Бу бәйге Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиеваның теләге белән оештырылды. Ул, “Аксенов-фест” фестивальләре үткәрелгәч, язучылар арасыннан үпкә белдерүчеләр дә булды. Тукайның Казанга кайтуы да бөтенләй игътибарсыз калды, дип әлеге бәйгене үткәрергә тәкъдим итте”, ди Мансур Мортазин.
“Соңгы вакытта безнең әдәбиятка игътибар нык кимеде. Элек язучылар берлегендә ай саен җыелышлар да була, шагыйрьләр районнарга да бара иде. Бу бәйге исә, газетаның да, шигъриятнең дә дәрәҗәсен генә күтәрә”, ди Госман Садә.
Садә сүзләренчә, күпләр Тукайның Казанга кайту көнен белмәгән дә. “Шәһри Казан” битләрендә үткән бу бәйге хәйран кешене кабат бөек шагыйрь иҗатына китергән. Шул ук вакытта, студентлар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр арасында яңа талантлар да ачкан. Киләчәктә бу бәйге генә түгел, ә шигъриятне пропагандалауның башка юлларын да табарга кирәктер, дип тә өстәде ул.
Тукайның Казанга килүенә 110 ел туласы көнгә хәйран, тагын 9 ел вакыт бар. Аңа кадәр, иртәгә нинди бәйге яки чара игълан ителер соң? Әлегә бу турыда мәгълүмат юк. Шагыйрьләр исә, Тукайдагы кебек, “Уйнадың син ник бик аз…” булмаса ярар иде, дигән теләктә.
XS
SM
MD
LG