Accessibility links

Политковская эше ябык булачак


Мәскәү төбәге хәрби мәхкәмәсе Анна Политковскаяны үтерүне тикшерү эше җәмәгатьчелек өчен ябык булачак, дигән карар чыгарды. Бүген утырышка килгән җәмәгать мәхкәмәсе (присяжныйлар) журналистлар да булган утырышта катнашудан баш тарткан. Башта утырыш ачык булачак, дип хәбәр ителгән иде.

Политковскаяны үтерүгә катнашы булуда 4 кеше - элекке милиция хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов, бертуган Җәбраил һәм Ибраһим Мәхмүдовлар, федераль иминлек хезмәте подполковнигы Павел Рягузов гаепләнә. Бүгенге утырышта алар үз гаепләрен танымады. Журналистны үтерүчеләр һәм аларны яллаучылар табылмаган.

"Новая Газета" күзәтүчесе Анна Политковская Мәскәүдә 2006 елның көзендә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG