Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Русия-Грузия сөйләшүләре


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин Женева очрашуында
Русия тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин Женева очрашуында

Русия һәм Грузия рәсмиләре чәршәмбедә Женевада очрашты. БМО һәм Европа Берлеге арадашчылыгында үткән очрашуда август низагыннан соң туган иминлек һәм качаклар мәсьәләсе тикшерелде.

Женева сөйләшүләре ачык утырыш түгел, ябык ишекләр артында, эшче төркемнәр рәвешендә үтте. Шуңа да карамастан, бу алга китеш санала. Узган айда тарафлар бер өстәл артына утыра алмаган иде.

Женевадагы хәбәрчебез әйтүенчә, сишәмбе киечендә алар кичке аш вакытында гайре рәсми очрашу үткәргән. Бу мәҗлестә халыкара арадашчылар белән бергә Абхазия һәм Көньяк Осетия вәкилләре дә катнашкан.

Рәсми Мәскәү бу ике республиканың бәйсезлеген таныды һәм аларның Женева сөйләшүләрендә тулы канлы катнашуын тели. Тифлис моңа кискен каршы чыга. Шушы каршылык аркасында узган айда тарафлар бер өстәл артына утыра алмаган иде.

Женева очрашуында катнашучы Грузиянең берләшү министры Тимур Якобашвили радиобызга Грузиянең рәсми карашын аңлатты. Әгәр сөйләшүләрдә бу ике республиканың Мәскәү тарафлы вәкилләре катнаша икән, анда Тифлис яклылар да катнашырга тиеш, ди ул.

Тимур Якобашвили
"Бу сугыш бар дөньяга Русия белән Грузия арасындагы низагның Грузиядәге ике төбәк өчен икәенен күрсәтте: Абхазия һәм Цхинвали төбәге. – ди Якобашвили. - Бу тәбәкләрнең икесендә дә ике төрле көч бар: сепаратистлар һәм сепаратист түгелләр."

Женева сөйләшүләрендә эшче төркемнәрнең берсе качаклар мәсьәләсен тикшерә. Август бәрелешләреннән соң дистәләгән мең грузин һәм осетин торган җиренә кайта алмый.

Сишәмбедә Amnesty International оешмасы Грузия белән Осетия чигендә урлау-талаулар, көч кулланулар дәвам итә, шул сәбәпле 30 меңләп качак үз авылларына кайта алмый, дигән хисап бәян итте.

Икенче эшче төркемдә иминлек мәсьәләләре тикшерелә. Русия гаскәрләре 7 августка кадәр булган урыннарга чигенү таләбен әле дә тулысынча үтәмәгән. Европа Берлеге күзәтүчеләре төбәккә ирекле керә алмый.

Каршылыклы мәсьәләләрне хәл итүгә Мәскәү белән Тифлис арасында, сугышны кем башлады, дигән бәхәс тә комачаулый.

Русия үз гаскәрләрен Көньяк Осетиягә 8 августка каршы төндә, Цхинвалида тыныч халыкка һөҗүмнәр башлангач кертүен белдерә. Грузия ягы, бу һөҗүмнәр грузин авыллары берничә көн буена Осетия көчләре тарафыннан утка тотылганнан соң гына башланды дип тәкърарлый.

Хокук яклау оешмалары, шул исәптән Amnesty International, ике якны да чамасыз көч куллануда һәм кануннар бозуда гаепли. Әммә Мәскәү дә, Тифлис та сүзеннән чигенергә җыенмый. Пропаганда сугышы дәвам итә.

Сишәмбедә Грузиянең БМОдагы илчесе Ираклий Аласания, Европа Берлеген 5 көнлек сугышка халыкара тикшерү үткәрергә чакырды.

"Без бу низагны җентекләп тикшерергә чакырабыз. Грузия ягы моңа низаг башланганнан бирле чакыра. – диде Аласанияю - Европа Берлеге бу тикшерүне башлата алыр дип өметләнәбез."

Аласания сүзләренчә, Грузия ягы үзенең гаепсезлеген дәлилләгән бар мәгълүматларны, шул исәптән яшерен мәгълүматларны бирергә әзер.

Чәршәмбе очрашуында тарафлар сөйләшүләрне декабрь аенда дәвам итергә килешкән.


XS
SM
MD
LG