Әфганстанның көньягында террор гамәле нәтиҗәсендә 3 тыныч кеше һәм 4 әфган хәрбие һәлак булды. Интихарчы утырган машина Забул вилаятендә хәрби база капкасы янында шартлаган. Шартлау өчен җаваплылыкны әле үз өстенә бер кем дә алмады. Бу төбәктә Талибанның булуы мәгълүм.