Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Литвиненконы искә алдылар


Мәскәүдә ике ел элек Лондонда полоний белән агуланып үлгән дәүләт иминлек хезмәтенең элекке офицеры Александр Литвиненконы искә алу чарасы узды. Урам җыенында катнашучылар Русия хакимиятләренең Британия полициясе белән хезмәттәшлек итмәвенә каршы протест белдерде.

Британия прокуратурасы Мәскәүгә эшкуар һәм Дәүләт Думасы депутаты, Литвиненко үлеменә катнашы булуда шикләнелгән Андрей Луговойны Лондонга тапшыруны сорап Мәскәүгә хат юллаган иде. Русия Луговойны тапшырмады.

XS
SM
MD
LG