Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым татарлары тынычлык акциясен дәвам итте


Бүген Симферопольдә җәмигъ мәчете җирен койма белән тоту акциясе башланды. Кырым мөселманнары элек бу чара өчен махсус ташлар җыйган иде.

Агымдагы елның 15 февралендә Кырымның хуҗалык мәхкәмәсе Кырым мөселманнары Диния Нәзарәтенә 2,7 гектар мәйданны арендага бирү өчен Симферополь шәһәр шурасына килешү төзергә йөкләмә бирде.

Кырым хакимияте бу карарны кире шикәят итсә дә ул нәтиҗәләр бирмәде.

2008 елның мартында Кырым мөселманнары Диния Нәзарәте тәкъдиме белән мәчет төзү нисбәтенән, тынычлык акцияләре башланды. Шул чакта “Һәрбер мөселманнан бер таш” дигән акция дә оештырылды. Анда 173 мең кеше катнашты. Шулай итеп барлыгы 137 мең таш мәчет төзеләсе урынга җыелды. Ә тагын 40 мең таш алу өчен акчалар Диния Нәзарәтнең махсус хисабында саклана.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG