Accessibility links

Тимоти Гайтнер АКШ финанс министры булачак


АКШның сайланган президенты Барак Обама финанс министры итеп 47 яшьлек Тимоти Гайтнерны куярга исәп тота.

Рәсми рәвештә дүшәмбе көнне игълан ителәчәк бу яңалыкны телевизион интервью вакытында Обама киңәшчесе Дэвид Аксельрод әйтте.

Гайтнер АКШ үзәк банкының федераль резерв системасының Нью-Йорк бүлеген җитәкли.

Аксельрод фикеренчә, үзенең тәҗрибәсе һәм шәхси сыйфатлары нигезендә әлеге кеше финанс министры вазыйфасына туры килә.
XS
SM
MD
LG