Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иминият ширкәтләре иминме?


Финанс кризис вакытында республикада иминият ширкәтләре нихәлдә? Татарстанда нинди өлкәләрдә иминиятләштерү үсеш алган?


Гадел Галәметдин.
Соңгы вакытта Русия, шул исәптән Татарстан халкын да икътисад кризисы, банклар язмышы, рубльнең киләчәге һәм эшсезлек борчый. Күп кенә ширкәтләр каешларын ныграк кыса, байлар үз акчалары, эшсез калган халык исә киләчәге турында уйлый. Массакүләм мәгълүмат чараларында теге яисә бу ширкәт банкрот, монда йөзләгән, тегендә меңләгән кеше эшсез калган, дип сөйли.

Билгеле, бу кризис республикадагы иминиятләштерү ширкәтләрен дә читләтеп узмады. Бер яктан, кризис вакытында халык тормыштан ни көтергә белмичә үз милкен, малын иминиятләштерә. Икенче яктан, бу ширкәтләрнең киләчәк язмышы нинди булуы билгесез. Финанс кризис вакытында республикада иминият ширкәтләре нихәлдә? Татарстанда нинди өлкәләрдә иминиятләштерү үсеш алган?

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә “АИГ Лайф” иминият ширкәте җитәкчесе Илсөяр Сибгатуллина, яшь иктисадчы, КДУ аспиранты Ринат Хабибуллин катнаша.

Күпләр машина, фатир, йорт шикелле миллекне иминиятләштерә. Илсөяр ханым, сезнең ширкәт исә кеше гомерен иминиятләштерү белән шөгыльләнә. Бу юнәлеш әле алай ук таралмаган.

Илсөяр Сибгатуллина
Илсөяр Сибгатуллина. Татарстанда кеше тормышын иминиятләштерү өлкәсендә без эшне башлап җибәрдек кенә дип тә әйтергә була. Гомумән, Русияне алып карасак, бар халыкның 3% тирәсе генә үзенең тормышын иминиятләштерә. Татарстанда безнең өлкәдә эшләүчеләр дә бик аз. Без Казанда берничә ай гына эшлибез. Шушы вакыт эчендә безгә килүчеләр байтак булды.

Икътисад кризисы вакытында кеше үзенең тормышына, булган байлыгына, миллегенә башкача карый башлый. Банклар, финанс институтлары яхшы эшләгән вакытта иминияткә игътибар җитми. Ә бүгенге көндә иминият оешмаларының эшләре бик әйбәт дип әйтер идем. Чөнки кешеләр үзләре турында күбрәк кайгырта башлады.

Ә башка илләрдә бу киң таралган әйбер. Көнбатыш илләрне алып карасак, бүгенге көндә һәрбер кешенең тормышына түләү 200 долларга җитә. Ә безнең илдә яңа туган балага, олы яшьтәге кешегә - һәрбер кешегә 7 доллар гына туры килә.

Гадел Галәметдин. Гомумән, без финанс кризис вакытында кайсы ширкәт калыр, кайсысы ябылыр икән дип күзәтеп торырга яратабыз. Банклар белән шулай да. Кеше хәзер кечкенә банклардан акчасын алып, зуррак банкларга салырга тырыша. Иминият ширкәтләреләрендә дә шулаймы?

Илсөяр Сибгатуллина. Мин берсенә дә артык зыян килмәс дип уйлыйм. Чөнки безнең өлкә эшчәнлеге банкларга караганда башка төрлерәк. Банкларга кеше үз акчасын беренче чиратта керем алыр өчен сала. Барыбызга да мәгълүм ОСАГО иминиятен алып карасак, без бит машиналарыбызның иминлеге өчен бик аз акча кертәбез. Ә безгә юл казасы булган очракта хәйран гына күп түлиләр.

Кеше тормышында да шулай. Әгәр чагыштырып карасак, түләү 18-36 тапкыр арта. Банкларының да кечерәге дә бар, зурлары да. Шулай ук безнең ширкәтләренең дә. Бүгенге көндә биш ел, ун ел эшләгән ширкәтләр дә бар.

Безнең компания 90 ел дәвамында эшли. Бу халыкара оешма. 135 илдә безнең вәкиллекләр бар. Компанияләрнең ышанычлы ягы ул- кануннар. Русиядә ул 1992 елда кабул ителгән. Кеше тормышын иминиятләштергәндә иминият компаниясендә акча югалыр дип куркырга кирәкми. Ул курку банкка, яисә фонд базарына барганда булырга мөмкин.

Гадел Галәметдин. Русия җитәкчелеге банкка салган акчаларның җиде йөз меңгә кадәрен кайтарабыз дип халыкны төрле юллар белән тынычландырырга тырыша. Ә беләгәнебезчә, төрле хәлләр була. Халык та безне алдап, үзләренә файда эшләп калырга телиләр, дип сөйли. Иминият оешмалары турыдан туры банклар белән эшли бит. Алар акчаларны банкларда саклый. Банкларының хәлләре начар булса, иминият оешмаларының хәлләре дә начарлана. Сезгә ышанып акча алып килделәр ди. Ул акчалар кая сакланачак соң?

Илсөяр Сибгатуллина. Без банкларга бәйле түгел. Банкларының акча эшләтүенең үз юлы, безнең үзебезнең юл. Без канун нигезендә акчаны консерватив инструментларга, ягъни акча югалу куркынычы булмаган кыйммәтле кәгазьләргә салырга тиеш. Бүгенге көндә, фонд базарының хәле мөшкел вакытта, без тыныч күңел белән кеше акчасы кире үзенә кайта ала дип әйтәбез. Чөнки консерватив позиция нигезендә дәүләтнең облигацияләренә гына акча сала алабыз.

Гадел Галәметдин
Гадел Галәметдин. Билгеле берәр көтелмәгән очрак булса акча кире кайта. Ә ел дәвамында бер нәрсә дә булмаса кире кайта аламы?

Илсөяр Сибгатуллина. Бер нәрсә булмаса да, кире кайта торган программаларыбыз бар. Беренче чиратта кешенең гомерен яклау буенча эшлибез. Безнең илдә өч зур проблема бар. Беренче проблема- якыннарны кадырып китү. Якыннарга ярдәм өчен беренче чиратта акча кирәк. Шуңа күрә иминият ширкәте бу очракта кешеләргә компенсацияләр түли.

Икенче бер мәсьәлә - кеше авырып киткәндә кыенлыклар кичерә. Ул үз туганнарыннан кала, башкалардан акча сорый алмый. Ә туганнарның үз проблемалары булырга мөмкин. Әлбәттә, без булышабыз. Үлемгә китерә торган чир белән чирләсә дә без аңа компенсация түлибез. Кеше инвалид арбасына утырса, үзегез беләсез, гаиләнең бөтен кергән акчалары аңа китә. Чөнки ул кешене аякка бастырырга дип тырышырга, аңа булышырга кирәк.

Гадел Галәметдин. Икътисад кризисы вакытында кемгә таянасыз, кем ярдәменә өметләнәсез, дигән сорауга халык фикерен дә белешкән идек.

- Без дәүләткә өметләнәбез. Хөкүмәтнең байлыгы бар. Кемдер эшләмәгәндә без эшләп киләбез. Төзелеш бара, хезмәт хакын вакытында алабыз.

- Беркемгә дә ышанмыйм, үземә генә ышанам. Гел уйлап эшләргә тырышам. Властька ышанмыйм. Турә-кара үзләренең бизнесын гына саклый. Гади кешеләрнең бизнесларын кайгыртмый.

- Әни белән әтигә ышанам, аларның шәхси ширкәтләре бар. Алар машина сату белән шөгыльләнәләр. Мин аларда эш кәгазьләре ташучы булып эшлим.

- Үземнән башка, таянычым юк. Таяныр кеше булса, кризис та булмас иде.

- Үземнән башка бернәрсәгә дә ышанып булмый. Мин консерваториядә укыйм. Шушы кризис вакытында кешеләрең күңелен күрергә тырышабыз.

- Әле беркайда да эшләмим. Металл ватыклары кабул итү ширкәтендә йөк ташучы булып аена 12-15 мең сум хезмәт хакы алып эшли идем, яптылар. Хәзер мин эшсез калдым.

-Мин апам ширкәтендә эшлим. Аудит тикшерүләр һәм машиналарга бәя бирү белән шөгыльләнәбез.

- Мин үземә таянам. Бар да үзебезнең кулда. Безнең кәсеп -туризм. Үзебезнең автобусларыбыз бар, экскурсиягә җибәрү белән шөгыльләнәбез. Кешеләргә хезмәт күрсәтү безне ачтан үтермәс әле.

- Әти-әниемә таянам. Алар дәүләт ярдәменә өметләнә. Мин алман теле өйрәнәм. Германиягә барып кайтырга дәүләт ярдәменә ышанам. Әмма аннан ярдәм булмаса, үзем акча эшләп, әти әнием ярдәмендә, ходайдан ярдәм белән Германиягә барып эшләпме, укыпмы кайтырга җыенам. Максатыма ирешергә телим.

Гадел Галәметдин. Ренат Хәбибуллин яшь икътисадчы. Акчалар кире кайта дип әйткәч, аның күзләре яна башлады. Чөнки ул үзенең бизнесын яңа башлап йөри.

Ринат Хәбибуллин. Зур булган оешмалар иминияткә мохтаҗ. Зур ширкәтләр дә бу кризиска күбрәк бәйләнгән. Кечкенә оешмаларның акчалары да күп түгел, глобализация шартларына да бәйле түгел. Зур булган, озак эшләп килгән халыкара оешмалар кризиска бәйле. Алар иминияткә дә бәйлерәк. Кризис зур финанс югалтулар китерергә мөкин. Шуңа күрә бу оешмалар иминиятләшү өчен тырыша. Минемчә, Татарстанда әле бу зур үсеш алмаган.

Гадел Галәметдин. Берәү, акча килә дә китә, үзеңнең сәламәтлегеңне саклап калырга кирәк, дигән.
Ринат Хәбибуллин


Ринат Хәбибуллин. Һәрхәлдә иминиятләштерү өчен акча кирәк. Син бит акчаны һавадан алмыйсың. Күпмедер калган акчаң булса, син иминиятләштерүгә тотасың. Әгәр кеше киләчәктә үзен зур фаҗига көткәнен аңласа һәм үзен иминиятләштерергә теләсә, моны эшләргә мөмкин. Бу бит акча белән бәйле әйбер. Акчаны беркем дә болай гына бирергә теләми.

Илсөяр Сибгатуллина. Иминиятләштерү кемгә кирәк соң? Мин аны урта хәлдәге гаиләләргә, балалары булганнарга, кем алдында булса да җаваплы кешеләргә кирәк дип әйтер идем. Быел гаилә елы. Әтисе, әнисе, ике баласы булган гаиләне күз алдына китерик. Мисал өчен, әнисе күп акча алмый торган эштә эшли һәм әтисе бу гаиләне туйдыра ди. Аларның әтиләре дөньядан китеп барган очракта, балаларга алга таба укырга, яшәргә кирәк. Үлгән кеше артыннан үлеп булмый. Тормыш дәвам итә.

Шушы финанс кризисы вакытында ук юл казалары да булырга мөмкин. Машиналарыбызны сакларга тырышсак та, гомерләр барыбер кадерлерәк. Халыкта әгәр мин тормышымны иминиятләштерәм икән, бик күп акча кирәк булачак, дигән фикер яши. Ә без һәрбер кешегә, аның керемнәренә күрә, үзенә килешкән вариантны тәкъдим итәбез. Бездә машиналар белән булган очрактагы кебек тариф дигән нәрсә юк.

Унбиш ел дәвамында безнең ширкәт аша бик күп түләүләр булды. Кул-аякны сындырудан башлап, кешенең тормышын югалтуга хәтле барып җиткән очраклар. Бу безнең тормышта көн саен була торган әйбер. Кеше бит яшәп, эшләп тора. Аның белән шундый көтелмәгән хәл булганда дәвалануга, операцияләргә ул каян алып түләргә тиеш соң? Безнең ширкәт бик кирәк дип саныйм мин.

Ренат Хәбибуллин. Сезнең белән кемнәр бәйләнештә мохтаҗ кешеләрме, яисә акчага ия кешеләрме?

Илсөр Сибгатуллина. Без күбрәк урта яшьләрдәге кешеләргә таянабыз. Чөнки аларның тормыш тәҗрибәсе дә, гаиләләре, балалары да бар. Чынлап та, монда акча мәсьәләсе дә роль уйный. Ләкин ул бик зур түгел, минемчә. 30-35 яшьтәге кешеләр, минем бит балаларым бар, әгәр минем белән бер-бер хәл була калса, минем балалар ни эшләр, дип уйлый башлый. Беркемнең дә үз балаларын урамга акча сорарга чыгарасы килми. Без аларга югары белем биреп, кеше итәргә телибез.

Олыракларны карасак, 40-45 яшьтәге кеше, минем картлыгым якыная, киләчәктә эшем булмаячак, чөнки пенсиягә китәчәкмен, дип уйлый башлый. Шушы хәлләр булмасын өчен, үз тормышын иминиятләштерү ул, беренче чиратта, бүгенге көнгә кагылса, икенче чиратта, киләчәккә кагыла.

Гадел Галәметдин. Татарстандагы ширкәтләрдә икътисад кризисы тәэсире көннән-көн ешрак күзәтелә барса да, әлегә ул иминиятләштерү ширкәтләренә барып җитмәгән. Киләчәктә ничек булыр, билгесез. Һәрхәлдә, белгечләр төрле фикер әйтә. Күбесе ширкәтләрнең өметле киләчәгенә ышанмый. Финанс кризисы вакытында бары тик көчлеләр генә яшәп калачак, дип әйтүчеләр дә юк түгел.
XS
SM
MD
LG