Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү белән Киев газ бурычы турында килеште


Русиянең Газпром ширкәте Украина дәүләт газ ширкәте Нафтоһаз белән бурычларны түләү турында килешүгә ирешүен белдерә.

Газпром белдерүендә Нафтоһаз сентябрь бурычын һәм октябрь бурычының бер өлешен 1 декабрьгә түләп бетерәчәк диелә.

Килешү ике як җитәкчеләренең Мәскәүдәге сөйләшүләреннән соң игълан ителде.

Газпром бурычлар түләнмәгән очракта гыйнвар башыннан Украинага газ җибәрүне туктату белән янады.

Газпром белдерүенчә, Нафтоһазның 2.4 миллиард доллар бурычы җыелган.
XS
SM
MD
LG