Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкы кайсы илләрне якынрак күрә?


Русиядә күпләр Белорус, Украина, Казакъстанны дус дип исәпләсә дә Балтыйк буе илләрен алай ук якын итми.

Русия халкының яртысы диярлек, 48 проценты Белорусны дус ил дип саный.

Бөтенрусия халык фикерен белешү үзәге русиялеләрнең элекке совет республикаларына мөнәсәбәтен сорашкан.

Бу фикер белешүдә катнашканнарның 33 проценты Казахстанга, 22 проценты Украинага карата уңай фикердә.

37 процент Русиянең Беларус белән, 29 процент Украина белән, 24 процент Казахстан белән дәүләтара берлек төзүен яклый.
Балтыйк илләренә карата исә 4 процент кына уңай фикер белдергән.

Әлеге үзәк үткәргән башка бер фикер белешү 45 процент русияләрнең Русия XXI гасырда икътисадый яктан алга киткән һәм сәяси тәэсире көчле булган 10-15 илнең берсе булырга омтылырга тиеш дип исәпләвен күрсәтә.

37 процент Русия Советлар Берлегенең супердәүләт статусын үзенә кайтарырга тиеш дип исәпли.

Русиянең максаты элекке совет җирләрендә җитәкче булуга ирешү дип исәпләүчеләр узган 5 елда 2 мәртәбә кимеп 8 процентка калган.

Шул ук вакытта бары 5 процент кына Русиягә гомүмән бернинди глобаль максатларга омтылырга кирәкми дип исәпли.

16 процент Русия хәзер бөек мәмләкәт дип санаса, 50 процент Русиянең алдагы 15-20 елда бөек мәмләкәт булу өчен барлык мөмкинлекләре дә бар дигән фикердә. Бары 19 процент кына моңар ирешү мөмкинлегенә ышанмый.

Моңа ирешү өчен 53 процент тәррәкый иткән заманча икътисад, 35 процент куәтле хәрби көчләр һәм 30 процент ватандашларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү иң мөрһим нәрсәләр дип исәпли.

Фән һәм тәррәкый технологияләргә 18 процент, демократия һәм кеше хокукларын саклауга 8 процент өмет тота.

Бөек мәмләкәтчелеккә комачаулачы төп нәрсә икътисадый үсештән артта калу дип 44 процент, Көнбатышның каршылыгы дип 19 процент, бердәмлек булмау дип 16 һәм милләтара каршылыклар дип 15 процент исәпли.
XS
SM
MD
LG