Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көн ярымга мең ярым


Казандагы “Вьетнам базары” ачылганга 13 ел тулды. Сатучыларны бер яктан финанс кризисы, икенче яктан Совет районы түрәләре кыса.

“Бер ярымга мең ярым” дигән гыйбәрә “Вьетнам базары” сатучыларының иң яраткан сүзе. Үзара “хәлең ничек” дип исәнләшкән вакытта, алар бу гыйбәрәгә “көн ярымга бер мең ярым сумлык сатылса, ярарлык инде” дигән мәгънә салган.
Элек сүз чиста керем турында барган булса, бүгенге көндә сатучылар, чиста булмаганы мең ярымга җитсә дә ярарлык инде, дип үз үзләрен тынычландыра. Гүзәл Мөхетдинова хатын-кыз киемнәре: җылы һәм җиңелчә кофталар сата.
Эшләр уңайга бармый
Гүзәл Мөхетдинова.
“Бәяләр күзгә күренеп артып килде. Әмма без арттырып сата алмыйбыз. Моңда күбрәк гел шул ук сатып алучылар йөри. Алар бәяләрне чагыштыра, беләләр. Шуңа күрә, бәя күтәреп булмый. Эшләребез дә уңайга бармый”, ди Гүзәл Мөхетдинова.
Аның сүзләренчә, финанс кризисы башлангач килгән товар иң кимендә 10%-ка арткан. Һәм бу соңгысы булмас әле дип офтана сатучылар. Гел бер шул кешеләр йөри дигәннән, “Вьетнам базары” үзенә күрә күпләп сату урыны да булып тора. Эшмәкәрләр Казанның башка базарларында һәм бүтән шәһәрләрдә сату өчен дә монда килеп товар ала.
“Мин Будапешттан килгән Маҗарстан товары белән эшлим. Кемдер Кытай, кайберәүләр Төркия товары белән эш итә. Мин үзем товарны Мәскәүдән алам. Андагы сатучылар исә, Будапешттан кайткан дип әйтә. Шулай ук Русиянең Калуга шәһәрендә эшләнгән трикотаж да бар”.
“Вьетнам базары” на беренче тапкыр килеп кергән кеше мондагы сатып алучыларны күреп, икътисад кризисы булуга карамастан, сәүдә гөрләп тора, дип әйтергә мөмкин. Яшьләр дә, бала күтәргән ирләр дә, өлкәннәр дә үзләренә кием сайлый. Кем әйтмешли, мәш бетәләр.
“Сентябрь һәм октябрь ае белән чагыштырганда сату бермә-бер начарланды. Мин үземнең сатудан чыгып әйтәм”, ди Гүзәл Мөхетдинова.
Халык азык-төлек җыя

Гөлнур апа
Мөхетдинова сүзләрен фамилиясен әйтергә теләмәгән Гөлнур апа да күәтләде. “Мин Татарстан президенты Шәймиев белән бер елгы”,- дип үзенә ничә яшь икәнлеген белдереп алды ул.
“Сатып алучы саны кимеде. Чөнки халык үзенә азык-төлек җыя. Көнбагыш маеның бер литры 200 сумга күтәреләчәк дип әйтәләр. Фатир өчен түләүләрне хаман арттырып торалар. Менә хәзер тагын азык-төлек 25%-ка арта икән дип сөйлиләр”.
Бу базарда пенсия яшендәгеләр дә әз түгел. Гөлнур апа шуларның берсе. Ике кызы укытучы булып эшли. “Акча белән ярдәм итәм, мин булмасам аларның эшләре хөрти”, ди ул. Завод-фабрикаларны ябып бетерделәр, менә дигән яшьләрне базарга куып керттеләр, дип хөкүмәтне дә теттереп сүгеп алды.
Монда бутик та, күпләп сату урыны да…
“Вьетнам базары” бу сәүдә урының халык телендәге исеме. Аны яшьләр үзләренчә шаярып “Вьетнам бутик” дип тә йөртә. Базарга керү капкасы өстенә зур итеп “Күпләп һәм ваклап сату базары” дип язып куйганнар. Аның хуҗабикәсе, “Витарус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Дао Тһи Кой, эш башлаганда вьетнамнар күп иде, шуңа күрә халык теленә әнә шулай кереп китте инде ул, ди. Мигрантларларны кертүне чикләү турында канун чыккач, Русиядәге бюрократиягә тешләре үтмичә, Казанда булуларын рәсмиләштерә алмаган күпләр туган илләренә кайтып киткән.
“Мин үзем вьетнам. Элгәре базарда эшләүчеләрнең яртысы минем ватандашларым иде. Яңа канун чыккач яртысы кайтып китте”, ди Дао Тһи Кой. Бүгенге көндә монда 20-ләп милләт вәкиле сәүдә итә. Бу финанс кризисы аларны да читләтеп үтмәгән.
Мин хәлләренә керәм
Дао Тһи Кой
“Ашарга кирәк булыр дип күпләр акчаларын туздырмаска тырыша. Кием-салымны алырга да, алмаска да була. Тамакка бит һәр көн кирәк. Бездә элегрәк халык бик күп иде. Һәр көнне базар тулы- 20-30 мең кеше килә иде. Хәзер исә, базар бушап калган кебек”.
“Вьетнам базары”нда 2000-ләп кеше эшли. Бу санга сатучылар, аларның хуҗалары, йөкчеләр, җыештыручылар, такси йөртүчеләр һәм башкалар да керә. Дао Тһи Кой әйтүенчә, бу базар елына Казан шәһәренең Совет районы казнасына 30 миллион тирәсе салым түли. Аның өстенә күпме кешене эшле дә иткән. Шул ук вакытта артык кыйммәт булмаган бәягә бик күпләр моннан киенә дә.
“Икътисадый кыенлыклар вакытында гади хезмәткәргә хөрмәт белән карарга кирәк”,- ди хуҗабикә. Эшләр шәп барган чакта, һәр сатучы урын өчен түләүне һәр ай уртасында кертеп бирергә тиеш булган. “Ноябрь узып бара, түли алмаучылар да бар. Мин аларны урыннарыннан кумыйм. Хәлләренә керәм”, ди Дао Тһи Кой.
Совет районы түрәләре ябу белән куркыта
Ә менә Казан шәһәренең Совет районы рәсмиләре генә халыкның да, бу сәүдә урынының да хәленә керергә теләмәгән. Финанс кризисы авырлаша башлаганда касса аппаратлары исләренә төшкән. Бу дүшәмбе көнне булган җыелышта бөтен базарлардагы, һәр стаучының касса җиһазы булсын дип катгый таләп куелган. Ябу белән дә куркытканнар. Бу аппаратлар 13 мең сум тирәсе тора, мондый кыен вакытта каян алсыннар ул акчаны, дип хәлләренә керә базар хуҗасы. Бу хакта ул сатучыларга әйтеп, кәефләрен бозып тормаган.
Ә менә аның кәефен бозганнар. Кисәтү нәкъ бу базар ачылганга 15 ел тулган көнне булган. “Сәүдә кануннары нигезендә мин барыбер үземнең дөрес икәнлегемне дәлилләячәкмен”, ди Дао Тһи Кой. Аның сүзләренчә, бу акча хисабы алып бара торган җиһаз урын 6 кв/м зуррак булган җиргә генә куелырга тиеш. Ә бик күп сатучыларның урыны кечкенә. Аннан соң бу базар ягылмый. Кышкы салкыннарда бу аппаратлар эшләмәячәк. Күпләп сату урыннарының үзенең искәрмәләре дә бар икән. Шуңа күрә Дао Тһи Кой бу җыелышта кискен чыгыш ясаган.
Мәскәү бер төрле сөйли, урындагылар киресен эшли
“Хәзер халыкның хәле бик авыр. Бөтенесе куркуга калган. Иртәгә нәрсә булыр икән дип шөбһәләнә. Шуңа күрә, азык-төлек: он, бәрәңге хәстәрен күрә. Аларның да хәленә керергә кирәк”, ди Дао Тһи Кой. Совет районы рәсмиләре бу хәлдә дә “камчылый башласа”, нәрсәгә китерәчәген белеп булмый, халыкның урамга чыгу, баш күтәрү куркынычы да юк түгеллеген искәрә ул. Базарны ябып ике меңләп кеше эшсез калса, хәлләр тагын да яманрак булырга мөмкин. “Мондый кыен заманаларда ничек кенә булса да халык хәленә кереп ярдәм юллары уйларга кирәк”, ди Дао Тһи Кой.
Билгеле булганча, Русия хөкүмәте соңгы вакытта кече эшмәкәрлеккә ярдәм турында күп сөйли. Ә урындагы вак чиновниклар моның киресен эшли булып чыга, мөгаен.
XS
SM
MD
LG