Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасы президентлык мөддәтен озайтуны хуплады


Русиянең Федерация Шурасы конституциягә президентлык мөддәтен озайту турында үзгәртү кертүне хуплады.

Узган атнада бу канунны Дәүләт Шурасы да раслаган иде.

Хәзер аның Русия төбәк шураларының өчтән ике өлеше тарафыннан хуплануы зарур.

Әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә президентлык мөддәте 4 елдан 6 елга озайтыла.

Кайбер күзәтүчеләр бу үзгәреш премьер-министр Владимир Путинның яңадан президент кәнәфиенә кайтуын аклау өчен әзерләнергә мөмкин дип исәпли.

Русия конституциясе нигезендә рәттән 2 мөддәт президент булган кеше яңадан президент булып сайлана алмый.
XS
SM
MD
LG