Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яңа парламенты 1 мартта сайлана


Татарстан Дәүләт Шурасы республикадагы киләсе парламент сайлауны 2009 елның беренче мартына билгеләде.

Хәзерге өченче чакырылыш Дәүләт Шурасы әгъзаларының мөддәте киләсе елның мартында чыга.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин республика парламентын сайлау элеккечә катнаш тәртип белән үтәчәк диде.

Бер пулатлы парламенттагы 100 вәкилнең 50-се бер мандатлы саулау бүлгеләреннән, 50-се фирка исемлекләре аша сайланачак.

Татарстан юстиция минстрлыгы белдерүенчә, республикада 14 бөтенрусия сәяси фиркасенең бүлекләре теркәлгән.

Кайбер уңчы фиркаләрнең кушылуын исәпкә алганда, бу сайлауда унлап сәяси фирка катнаша ала дияргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG