Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты иминлек килешүен карый


Гыйрак парламент сүзчесе иминлек келешүе өчен тавыш бирүнен пәнҗешәмбегә кичектерелүен белдерде.

Якынча бер ел дәвам иткән киңәшү сөйләшүләреннән соң, Американ хәрбиләренең Гыйрактагы киләчәген хәл иткән иминлек килешүе узган атнада Гыйрак министрлар шурасы тарафыннан расланган иде.

Гыйрак премьеры Нури әл Малики, узган атнада Гыйрак белән АКШ арасында иминлек килешүе имзалануыннан соң ясаган чыгышында, килүшүгә каршы яңгыраган тәнкыйтьләргә җавап биреп парламентны килешүне якларга чакырган иде.

Гыйрак канунларына караганда, әлеге килешүнең шулай ук парламент тарафыннан да раслануы шарт.

Күпчелекне шигыйлар тәшкил иткән Гыйрак хөкүмәте, килешүнең парламенттан узачагына өмет белдерә. 275 урынлы парламентның 136-сын бердәм Гыйрак партиясе һәм Курдистан партиясе тәшкил итә. Алар килешүне яклап тавыш бирәчәк.

Шигый депутатлар тавыш бирү вакытында җитәрлек тавышны түгел, ә күпчелек тавышны җыюны максат куюларын белдерә. Һәм Гыйрак хөкүмәте бу юнәлештә килешүне яклавы өчен сөнни фиркаләрне күндерергә тырыша.

Сөнниләрнең иң зур таләпләреннән берсе - саклану көчләре эчендә үзләренә күбрәк урын бирелү.

Сөнни депутатлардан Ала Малики, Гыйрак хөкүмәте һәм АКШ бу таләпләрне канәгатьләндергәнчегә кадәр, тавыш бирүне кичектерүне сораячакларын белдергән иде.

Сөнниләрдән кала радикаль шигый рухани башлыгы Мукътәда әс Садр фиркасе әгъзалары да бу килешүгә каршы чыгучылар арасында.

Садр партиясы вәкиле, "ил конституциясендә Гыйрак белән башка бер ил арасында ясалачак килешүдә, башта аның өчен тавыш бирү тәртибе билгеләнергә тиеш. Әгәр дә бу шарт үтәлмәсә, тавыш бирү канунсуз булачак", дигән фикерне алга сөрә.

Садр фиркасе вәкилләре, бу килешү парламенттан узса, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерә.

Садр хәрәкәте Американ хәрбиләренең быел ахырына кадәр илдән чыгарылуын сорый.


АКШның Гыйрактагы хәрби көче


АКШка Гыйракта үз хәрбиләрен тотарга рөхсәт иткән БМО карары мөддәте 31 декабрьда тәмамлана.

Хәзерге вакытта АКШның Гыйракта 150 мең тирәсе гаскәрие бар.

Килешү расланган очракта, 2003 елның март аеннан бирле Гыйракта урнашкан Американ хәрбиләре, Гыйракта тагын 3 ел кала алачак.

Килешү буенча, АКШ хәрбиләре 2009 елга кадәр ил шәһәрләреннән һәм 2011 елга кадәр барлык Гыйрак җирлегеннән чигенергә тиеш.
XS
SM
MD
LG