Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәүдә Сталинга табыну


Ленинград өлкәсе Стрельна шәһәрендәге Изге Ольга чиркәве атакаеның гамәлләре күпләрне гаҗәпкә калдырган. Ул табыну өчен Сталин сүрәте ясалган иконаны чыгарган.

Чиркәүгә килүчеләрнең күпчелеге моңа канәгатьсезлек белдергәч һәм аңа табынудан баш тарткач, Евстафий атакай ул сүрәтне кеше күзенә “бәрелеп” тормаган җиргә күчергән. Әмма бөтенләй чиркәүдән алмаган.

“Сталин барлык халыкларның атасы һәм, шул исәптән, минем дә даһи атам дигән хис минем күңелемдә һәрвакыт йөрде. Ул бик таләпчән, усал булган, бәлкем кайвакыт ялгышкандыр да, әмма ул барыбер минем илемнең атасы иде”, дип белдергән чиркәү атакае.

Аның фикеренчә, Сталинга карата әйтелгән һәрбер яман сүз көлке һәм костыргыч. Ә Сталинның атеист дәүләтендә идәрә итүе әле аның диннәргә ышанмавын күрсәтми икән.

Иң кызыгы шунда, нәкъ “изге Иосиф иконасы” пәйдә булган вакытта Питербур коммунистлары патриархка Сталинны илаһилаштыру тәкъдиме белән чыккан. Өлкәнең коммунистлар җитәкчесе Сергей Малинкович: “Без сөйләшкән күп кенә руханилар Сталинны шәхес буларак хөрмәт итүен әйтә. Нәкъ шуңа без хәзер аның сүрәте белән икона чыгару турында сүз башладык”, ди.

Малинкович сүзләренә караганда, якын арада 10 мең Сталин сүрәте ясалган кечкенә иконалар чыгарылачак һәм алар Сталинны изге санаган кешеләргә таратылачак.

Чыннан да Русиядә Сталинны изге яки “халыклар атасы” дип санаучылар артканнан-арта бара. Бу “Русия исеме” телевизион проектыннан да күренә. Сталин исеме анда һәрвакыт күп тавыш җыя килде. Һәм өлкәннәр генә түгел, ә яшьләр арасында да аны бөек шәхес итеп атаучылар шактый. Мөгаен беренче чиратта бу мәктәпләрдәге укыту белән бәйледер.

Мисал өчен “Русия тарихы 1900-1945” дәреслеген чыгару өчен концепциядә - Сталин репрессияләре замана өчен мөһим булган чара буларак бирелгән. Ә августта узган тарих укытучылары җыенында ул концепциягә “бик җитди” килү соралган.
XS
SM
MD
LG