Accessibility links

Кабулда шартлау 4 кешене үтерде


Кабулда АКШ илчелеге янында интихарчы бомба шартлатып 4 тыныч әфганны үтерде, 16-ны яралады.

Әфганстан эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Земарай Бәшәри әйтүенчә, чит ил хәрбиләре кизүе узып барганда интихарчы үзе утырган бомбалы машинаны шартлаткан.

Рәсмиләр әйтүенчә, зарар күрүчеләр саны күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки шул тирәдә яшәүче яраланган күп кенә кешеләрне хастаханәләргә туганнары алып киткән.
XS
SM
MD
LG