Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски укучыларында толерантлык тәрбияләнә


Марат Агафуров укытучысы Зөһрә Зәйнетдинова белән
Марат Агафуров укытучысы Зөһрә Зәйнетдинова белән

Яшь буында туган иленең, яшәгән җиренең тарихына кызыксыну уяту һәм иҗади активлык үстерү максаты белән Омски шәһәр хакимиятенең мәгәриф идарәсе ел саен “Держава” дип исемләнгән фестиваль үткәрә.

Анда шәһәрнең гомуми белем мәктәпләренең 5-10-нчы сыйныф укучылары катнаша. Алар Себер ягында яшәүче халыкларның тарихларын, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешләрен чагылдырган проектлар эшлиләр һәм аны махсус төзелгән комиссиягә тапшыралар.

“Держава” фестиваленең йомгаклау чарасы күптән түгел генә шәһәрнең 74-нче санлы мәктәбендә узды. Анда тәкъдим ителгән проектларга нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр билгеләнде, аларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, мактау кәгазьләре бирелде.

Бүләкләнүчеләр арасында татар балалары да булды. Аларның берсе – 13-нче санлы мәктәпнең 10-нчы сыйныф укучысы Марат Агафуров. Фестивальдә ул “Себер татарларының 19-нчы гасыр ахырындагы һәм 20-нче гасыр башындагы бизәк ясау сәнгате” дигән проект белән катнашты. Үзенең проектында Марат себер ягында яшәүче татарларның сәнгать өлкәсендә булган осталыкларын күрсәткән, аларның агач, күн белән эшләгәндә нинди ысуллар кулланулары, тукымага, келәмгә нинди бизәкләр төшерүләре, ул бизәкләргә нинди мәгънә бирелүе турында язган. Марат Агафуровның бу эше комиссия тарафыннан уңышлы дип табылды һәм “Җиңүче дипломы”на лаек булды.

Әйтергә кирәк, Маратның уңышка ирешүе очраклы түгел. Ул укыган 13-нче санлы мәктәптә милли тәрбиягә зур игьтибар бирелә. 2001 елдан бирле мәктәп төрле милләтләр мәдәниятен өйрәнү юнәлешендә эш алып бара. “Безнең мәктәп “Мәдәниятләр диалогы мәктәбе” дигән исем йөртә”, ди рус теле һәм әдәбияты укытучысы, әлеге проект җитәкчесе Зөһрә ханым Зәйнетдинова.

Шәһәр кырыенда, төрле милләт халыклары яшәгән җирдә урнашкан бу мәктәптә рус, казакъ, татар, кыргыз, чегән, үзбәк һәм башка милләт балалары белем ала. Укучыларда толерантлык хисе тәрбияләү, барлык халыкларга да хөрмәт белән карау, аларның мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтү максаты белән мәктәптә зур эш алып барыла: милләтара бәйрәмнәр, фестивальләр, бәйгеләр һәм башка чаралар үткәрелә. “Төрле халыкларның үзенчәлекләренә укыту программасында да урын бирелә”, ди мәктәп директоры Марта Павлова.

“Без галимнәрнең, язучыларның, төрле танылган шәхесләрнең төрле милләттән булуларына игътибар итәбез. Мөмкинлек тууга, чагыштырулар китерәбез. Мәсәлән, физикадан “Җылылык” темасын үткәндә, укытучы рус избасын казакъларның тирмәне белән чагыштырып, җылылыкның кайда, ничек саклануы хакында сөйли. Укучылар белән без төрле милләт шәхесләрнең юбилейларын үткәрәбез. Узган ел казакъ халкының танылган шәхесе - Абайга багышланган кичә үткәрдек, алдагы елда татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен үткәрергә җыенабыз”, ди Марта Павлова.

Бер уңайдан, бу мәктәпнең быел Русия президенты гранты конкурсында катнашып, уңышка ирешүе хакында да әйтергә кирәк. Мәктәпкә грантта каралган бер миллион рубль күләмендә акча бирелде. Бу суммага төрле кабинетларга җиһазлар, яңа техник җайланмалар алынды, тел өйрәнү бүлмәсе һәм компьютер классы булдырылды, музыка уен кораллары сатып алынды, спорт залы яңартылды һәм башка кирәк-яраклар алынды.

13-нче мәктәп укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләрен өлкәнең һәм башка төбәкләрнең мәгәриф хезмәткәрләренә дә җиткерәләр, төрле җыелышларда, конференцияләрдә, семинарларда катнашып, башкарган эшләре, ирешкән уңышлары турында сөйлиләр. Һәм әйтергә кирәк, 13-нче мәктәптә алып барылган эш һәм ирешкән уңыш башка мәктәпләрдә кызыксыну уятмый калмый. Мәсәлән, узган ел Казанда оештырылган мәгәриф хезмәткәрләре семинарында мәктәп директоры Марта Павлова катнашкан иде. Анда ул чыгыш ясап, мәктәпләрендәге эш нәтиҗәләре белән таныштырган иде. Аның чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну тудыргшан иде.

Күптән түгел Төмән шәһәрендә “Туган тел һәм шәхесне рухи-әхлакый тәрбияләүдә булган проблемалар” дигән темага фәнни-гәмәли конференция булып узды. Анда “Милли мәдәниятләр диалогы аша балаларда толерантность хисе тәрбияләү” хакында әлеге мәктәп укытучысы Зөһрә Зәйнетдинова чыгыш ясады. Ул мәктәпләрендә милли юнәлештә алып барылган эшләр турында сөйләде, нәтиҗәләре белән таныштырды. Зөһрә ханымның чыгышы да делегатларда кызыксыну тудырды һәм мондый тәҗрибәне киң күләмдә тарата башларга, башкаларга да җиткеререргә дигән фикерне ныгытты.
XS
SM
MD
LG