Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәләкәс җирендә татарның өлеше зур


Һәрхәлдә, “Кто есть кто в Димитровграде и на земле Мелекесской” дигән китап белән танышу шундый фикер тудыра.

Анда шәһәрнең һәм районның икътисади үсешенә һәм мәдәни тормышына сизелерлек өлеш керткән якташларыбыз турында мәгълүматлар тупланган. Арада милләттәшләребез дә байтак.

Алар арасыннан аеруча абруйлыларын санап үтү дә урынлы булыр кебек. Русиянең атказанган укытучысы, берничә орден иясе, шәһәрнең мактаулы гражданы Рифкать Ибраһимов. Күп санлы орден-медальләр кавалеры, 40 елга якын КПСС райкомы җитәкчесе булып эшләгән ветеран Газиз Мәүҗитов. Ярар, болары гадәти функционерлар – КПСС карарларын тормышка ашыру буенча тырышып эшләгәннәре өчен мактаулылар.

Ә менә район мәгарифе отличнигы, 50 елдан артык Парау авылы мәктәбендә балаларга аң-белем иңдергән, иң караңгы елларда да, мәктәп директоры сыйфатында ана телен саклап калуга зур өлеш керткән, бүгенге авыл ветераннары шурасын әйдәүче Дамир Хафиятов – чын милли җанлы һәм мактаулы шәхес. Китапның кыйммәте дә - бүгенге вәзгыятьтә милләт өчен җан атып эшләүчеләр турындагы мәгълүматлар бирүендә. Байтак еллар буе район хакимияте башлыгы булып эшләгән Риваль Идрисовны гына алыйк. Ул хәзер расчет-касса үзәген җитәкли. Банкир, дияргә дә була. Шунлыктан аның милли-мәдәни мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә матди ярдәм мөмкинлекләре дә зур. Риваль әфәнденең җирле автономия рәисе вазифаларын да башкаруы аркасында, аның милли яңарышка керткән олуг өлешен табигый хәл дип тә кабул итүчеләр бар.

Тагын бер күренекле иганәче китапта урын алган - “Лидер-Д” исемле ширкать хуҗасы Фәрит Хәлиуллин. Хәер, ул әлеге китапка шәхес буларак кына түгел – йөзләгән төрле ширкатьләр арасында иң алдынгылар исемлегендәге ширкать хуҗасы сыйфатында теркәлгән. “Лидер-Д” бүген европачыл стандартлы автомобиль детальләре җитештерү белән шөгыльләнә. Шунысын да әйтеп узарга кирәктер: бу җегәрле егетебез җепшеклек еллары башында ук кечкенә кибетчек ачып җибәргән иде. Андыйлар күп булды ул вакытта, ә бу кибетчекнең тирән истә калуы – исеменнән: “БОЛГАР” дип аталган иде ул. По-нерусски сүзләргә каты шикләнеп карау чорларында.

Тагын бер шәхеснең бу исемлеккә кертелүе – Мәләкәс татарында аеруча зур канәгатьләнү хисләре уятырлык. Сүз - өлкә күләмендә танылган шагыйрь һәм нәфис сүз остасы Равил Шафигуллин турында. Мәләкәстә узган барлык татар мәдәни чараларын алып баручы буларак, ул җирле сәнгать осталарының да якын дусты. Гомумән, аны белмәгән, яратмаган, аның шигырьләре белән ләззәтләнмәгән Мәләкәс татары юктыр да. Хәер, өлкә үзәгендә дә Равил әфәнденең дуслары байтак.

Әлбәттә, күренекле затлар арасында данлыклы Мөнирә ханым Джумаеваның да булуы – табигый күренеш. Бу фидакарь зат 1989-елда ук Мәләкәснең 9-нчы мәктәбендә ана теле буенча факультатив ачып җибәргән иде. Аның шәһәр мәгариф идарәсендә методист булып эшләве башка мәктәпләрдә дә ана теленә җан иңдерүне җиңеләйтте. Һәм бу эшчәнлек Мәләкәстә саф татар мәктәбе ачуның төп алшарты булып та чыкты. Нәтиҗәсе исә – бүгенге данлыклы татар гимназиясе. Данлыклы, дию дә нигезсез түгел: бу гимназия укучылары “Татарстан-Яңа гасыр” каналы аша да үзләренең уңган-булган икәнлекләрен исбат иттеләр.
XS
SM
MD
LG