Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиланд полициясе протест белдерүчеләргә таралырга кушты


Бангкок – Таиланд полициясе Бангкок һава аланында җыелып, хөкүмәткә протест белдергән меңләгән кешегә таралырга фәрман бирде.

5 кешедән артык җыелган өчен хәзер төрмә йә штраф яный.

Таиландта хөкүмәткә каршы чаралар инде 6 көн бара. Әммә бу күләмдә халыкның җыелганы юк иде.

Протест чарасында катнашучылар премьер-министр Сомчаи Вонгсават хөкүмәте урыныннан китми торып, һава аланыннан китмиячәген белдерә.

Дистәләгән мең чит ил туристы өйләренә кайта алмый.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы "Тай һава юллары" белән 267 Русия туристын кайтару турында килешүгә ирешкән.

XS
SM
MD
LG