Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген СПИДка каршы көрәш көне


Быел СПИДка каршы көрәш көне 20нче тапкыр билгеләнә. БМО белдерүендә, бу көн бәйрәм һәм борчылу көне, диелгән.

Соңгы елларда ВИЧ чирен йоктыручылар азая дип саналса да, 20 ел элек белән чагыштырганда авырулар саны 3 тапкырга артып 33 миллион кешегә җиткән. БМОның ВИЧ һәм СПИД программасының башкарма директоры сүзләренә караганда, СПИДтан үлүчеләр саны азая. Соңгы 5 елда ярлы илләрдә 4 миллионлап ВИЧ белән зарарланган кеше дару ала башлаган. Мондый дару 20 ел элек булмаган.

БМО глобаль икътисади кризиска карамастан СПИДка каршы көрәшне туктатмаска чакыра.
XS
SM
MD
LG