Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон дәүләт секретаре булачак


АКШ президенты итеп сайланган Барак Обама киләсе 4 елга яңа дәүләт секретаре итеп сенатор Һиллари Клинтонны билгеләде. Алдан фаразланганча, саклану минстры булып Роберт Гейтс калды, НАТОның элекке югары җитәкчесе Дҗэймс Дҗоунс милли иминлек киңәшчесе итеп билгеләнде.

АКШның БМОдагы вәкиле Дәүләт секретаренең элекке урынбасары Сьюзан Райс булачак. Эчке иминлек министры итеп Дҗанет Наполитано билгеләнде.
XS
SM
MD
LG