Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО министрлары Украина һәм Грузия турында сөйләшә


Бүген Брюссельдә НАТО тышкы эшләр министрларының ике көнлек очрашуы башланды. Сөйләшүдә сүз Украина һәм Грузия белән мөнәсәбәтләр турында бара.

АКШ НАТОның ике илгә дә әгъзалык планын бирүен яклый. НАТОның башка әгъзалары, атап әйткәндә Германия һәм Франция, моның Русия белән мөнәсәбәтләргә зыяны булачак, дип АКШ тәкъдименә каршы чыга.

Германия тышкы эшләр министры Фрэнк-Вальтер Штайнмаер, берлекнең карашы Бухарестта узган саммитта кабул ителгән карардан аерылмас, дип өмет белдерде. Апрель аенда Романия башкаласында Грузия белән Украинага әгъзалык планын бирмәскә дигән карар кабул ителгән иде.

АКШ Дәүләт секретаре Кондолиза Райс, НАТО эчендә Украина һәм Грузия белән мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш, дигән аңлашылмаучанлык бар, әмма берлек бу ике илне үзеннән читкә этәрми, дип белдерде.

НАТО белән Русия арасында мөнәсәбәтләр Русия белән Грузия арасында сугыш чыккач туктатылган иде. Ике арадагы мөнәсәбәтләрне НАТО-Русия шурасы күзәтә.
XS
SM
MD
LG