Accessibility links

Казанда чишмә суы бәясе артты


Финанс кризисы вакытында Татарстанда чишмә суын сатучылар су бәясен 25% арттырды. Хәзер аның 1 литры 2 сум тора.

Татарстанда көннән–көн финанс кризисы тәэсире ныграк сизелә бара. Төзелеш туктатылган, эштән кыскартулар дәвам итә, нефть бәясе төшә, чимал табучы хосусый нефть ширкәтләре ябыла. Белгечләр әлегә крисиз турында арттырып сөйләү галәмәте бар, ди. Кайбер ширкәт җитәкчеләре кризиска сылтап хезмәткәрләргә эш хакы түләми, банкаларга бурычларын кайтармый, ди алар. Крисиз вакытында ягулыкка, башка кирәк-ярак тауарларга бәя төшкән вакытта, Татарстанда чишмә суын сатучылар суның бәясен 25% арттырып сатырга кереште. Узган ел республикада “ВАМИН” ширкәте Казан урамнарында эчә торган су сату урыннарын булдырды. Ул вакытта 1 литр су 1,2 сумга сатыла башлады. Соңрак ул 1,5 сумга күтәрелде. Бүген исә аның литрын 2 сумга бирәләр.

Республикада җирле ширкәтләр су сата башлаган мәлдә, “Олероли”, “Живая вода”, “Хотнинская” кебек эре су сату ширкәтләре арзанлы “ВАМИН” суын үзләренә көндәш итеп кабул итмәде. Әмма белгечләр әйтүенчә, хәзер “ВАМИН” республикада су базарының 60% алып тора.

Су сату урыннарында бәяләрнең күтәрелүен ягулыкка бәя үсү белән аңлаталар: Арча чишмәләреннән су ташу арзан түгел, ди алар. Әмма бензин бәясе хәзер киресенчә төшә бара. Димәк сәбәп монда гына түгел.

“Бу суның сыйфаты бик яхшы, аның бәясе үзе шулай кыйбат. Су сату базарында үз урыныбызны табар өчен ел ярым суның литрын 1,5 сумнан саттык. Алга таба болай дәвам итсә, без табышлы эшләмәс идек. Шуңа күрә бәяне күтәрдек. Безнең сулар шул ук, “Олероли”, яисә башка ширкәтләр сата торган судан бер дә аерылмый. Шундый ук чистарту аша үткән. Әмма алар литырын 5 сумга сата. Без сата торган суның үз бәясе 1,9 сум булса да бүген без аны 2 сумга сатабыз. Монда ягулык чыгымнарын гына түгел, сатучыларга хезмәт хакын да, утка, җылылыкка да түләргә кирәк”, ди “ВАМИН” да эшләүче Мария Әхмәтова.

Әлегә Казанда 55 су сату урыны бар. Киләчәктә исә Казанда алар 300гә якын булачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, “ВАМИН” ширкәте бу эшкә өлешләп 25 миллион сум инвестиция кертергә җыена. “ВАМИН” суын өйгә кадәр илтеп бирүче ширкәтләр исә бәяләрнең артуын инкарь итте. “Элек тә хәзер дә суның 20 литырын 75 сумга саттык. Бәяләр яңа елдан соң гына бераз артачак”, диләр биредә.

Хәзер ягулык бәясе төшә баргач, су сату урыннарында, “бәя күтәрелү бензинга бәйле” дигән язуларны алганнар. Әмма моңа карап су бәясе төшми. Киресенчә, яңа елдан соң әле тагын да артырга тора. Финанс кризисы вакытында чишмә суын сату керемле кәсепкә әйләнеп бара.

XS
SM
MD
LG