Казанда җәяүлеләргә машина юлы аша чыгу өчен төзелгән яңа басма – җәяүле кичүне ачу тантанасы булды. Бауман исемендәге ветеринария академиясе тукталышында төзелгән, 50 метрлап озынлыктагы һәм 3 метр киңлектәге бу басма төзелешенә дәүләт казнасыннан 82 миллион сум бирелгән.
Юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы рәсмиләр әйтүенчә, машина юлы аша җәяүле кичүләр юл казалары еш була торган урыннарда төзелә. Ул урыннарда җәяүлеләрнең үлем очраклары да булган.
Май аенда Казанда "ВИКО" тукталышында 43 миллион сумлык җир асты җәяүле кичүе ачылган булса, Фәйзи тукталышында ачылган җәяүле кичү басмасы төзелешенә 57 миллион сум бирелгән булган.
Шушы көннәрдә ачылган Ветеринария институты тукталышындагы басма да Фәйзи тукталышындагы басманыкына охшаш проект нигезендә төзелгән.
Оппозициягә күчкән күренекле журналист Ирек Мортазин май аенда ачылган басма бәясе белән әле генә ачылганы бәясе арасында зур аерма булуына игътибар итеп монда коррупция булуы турында белдерә һәм прокуратураны да моңа игътибар итәргә чакыра.
Казанда хәзер 23 җир өсте яки җир асты җәяүле кичүе бар. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин әйтүенчә, 2020 елга башкалада тагын утызга якын җәяүле кичү төзү планлаштырыла. 2009 елда Казанда 3 җәяүле кичү ачылырга тиеш.