Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа министрлары уртак фикергә килә алмады


Һельсинкида 2 көн барган Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасына кергән илләр тышкы эшләр министрларының очрашуы килешүсез тәмамланды. Министрлар Көньяк Осетиягә халыкара күзәтүчеләр җибәрү һәм Русиянең Европа иминлеге турындагы яңа планы мәсьәләләрендә килешә алмады.

Җыенда катнашкан 56 дәүләт вәкилләре Русия планына салкын караш белдергән, дип хәбәр ителә. АКШ рәсмиләре, Русия НАТОны көчсезләндерергә тырыша, дип саный. Русия беректәшләре - Казакъстан һәм Беларус та, ачыктан ачык Русияне якламады.

Русия Көньяк Осетиягә халыкара күзәтүчеләр җибәрүгә каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG