Дагыстанда булган махсус хәрби чара вакытында 2 сугышчы үтерелгән, шулай ук ФСБ бер хезмәткәре дә үлгән. Федераль иминлек хезмәтенең Дагыстандагы идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, сугышчылар Махачкала янындагы Хушет авылында, кунакханәдә ябылган булган. Үтерелгән сугышчыларның исемнәре әлегә билгеле түгел.