Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Иран белән турыдан-туры сөйләшергә чакыра


АКШның яңа сайланган президенты Барак Обама, якшәмбе көнне чыгыш ясап, Иран белән каты, әмма турыдан-туры дипломатик сөйләшүләр алып барырга чакырды.

3 дистә ел буе АКШ һәм Иран арасында дипломатик мөнәсәбәтләр булмады. Турыдан- туры сөйләшүне тәкъдим иткән яңа сайланган президент Обама вазыйфасына 20нче гыйнварда керәчәк.
Ул, Иранга атом программасы, Израильгә янаулар, Хамас һәм Хизбулла сугышчы төркемнәргә ярдәм күрсәтүе "кабул ителмәслек" гамәлләр дип җиткерергә кирәк, дип әйткән. Обама NBC каналына биргән әңгәмәдә, Иранга икътисад өчен файдалы тәкъдимнәр яки чикләүләрнең тагын да кырыслануы арасында сайлау мөмкинлеге бирелергә тиеш, дип әйткән.
Көнбатыш илләре Иран бу атом программасын атом коралларын ясау өчен кулланачак, дип шикләнә. Халыкара басымга һәм 3 тапкыр кертелгән чикләүләргә карамастан үткән айда Иран уран баету программасын үстерүе турында белдерде. Иран, бу программа тыныч максатларда кулланыр өчен эшләнә, дип белдереп килә.
XS
SM
MD
LG