Бу хакта Югары Раданың яңа рәисе Владимир Литвин игълан итте. Яңа берләшмәгә Юлия Тимошенко блогы, президент яклы “Безнең Украина” франкциясе һәм Литвинов блогы керде. Яңа коалиция кулында 450 урыннан 258-е булачак. Элекке коалиция сентябрьдә таралды. Президент яклы фракция үзенең партнерларын оппозициядәге “Төбәкләр фиркасе” белән сүз берләштерүдә гаепләгән иде.