Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чанаңны җәйдән әзерлә, студент


Казан дәүләт технология университетының икътисад факультетында белем алучылар укытучыларын ришвәтчелектә гаепли.

Киров исемендәге Казан дәүләт технология университетының икътисад факультетында курс эше белән имтихан тапшыру өчен – 6 мең, имтиханнан “3”ле билгесе алу өчен - 3 мең сум акча сорыйлар. Мондый шикаятне Казан прокуратурасына шул югары уку йорты студентлары язган.

Июль аенда Казан дәүләт технология университеты студентлары әлеге вуз галименә имтихан алганда акча сорауда гаепләп Казан прокуратурасына шикәят язган иде. Гаепләнүче – 34 яшьлек хатын-кыз. 14 июльдә университет укытучысын аңа акча төрткәндә тоталар. 5-нче курста укучы кыз студентларга имтихан бирергә ярдәм итәм дип мөрәҗәгать иткән. Ул укытучы белән студентлар арасында арадашчы булып йөргән. Бер ел элек тә шушы укытучыны акча ала дигән аноним гариза прокуратурага килгән булган. Әлегә кадәр укытучы үзенең гаебен танымаган.

Шушы көннәрдә Казан прокуратурасы ришвәтчелекне тикшергән бу эшне мәхкәмәгә җибәрде. Бу эшне Казан прокуратурасында мөһим эшләрне тикшерүче Антон Алборов алып барган. Аның әйтүенчә, суд галимне ришвәт алуда гаепле дип тапкан очракта, аны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы көтә.

Прокуратура тикшерүчесе Антон Алборов быел югары уку йортларындагы ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре хәйран күп кузгатылды ди. Казан прокуратурасына Киров исемендәге Казан дәүләт технология университетында, медицина университетында, шулай ук Туполев исемендәге техник университетында студентлар үзләренең галимнәрен ришвәтчелектә гаеп гаризалар язган. Ә менә Казан дәүләт университетында, икътисад университетында ришвәт белән бәйле җинаять эшләре нигәдер сирәк кузгатыла ди прокуратура хезмәткәре.

“Бу югары уку йортында ришвәт алалар, икенчесендә бөтенләй алмыйлар дип әйтеп булмый. Бәлки анда да алалардыр... әмма аларны тотмыйлар...”, диде Антон Алборов.

Нигә бу вузларда ришвәт алучыларны тотмауларының сәбәбен тикшерүче тәгаен аңлатып бирә алмады. Һәрхәлдә, президент Медведев указы белән ришвәт эшләренә аерым зур игътибар бирелсә дә. Прокуратура хезмәткәре үзе дә соңгы вакытларда ришвәт бирү белән бәйле җинаятьләргә күбрәк игътибар бирелә башлаганын әйтте.

Казан дәүләт университетының юридик факультетында 4-нче курста укучы Раил үзе укыган югары уку йортында ришвәт алучы укытучылар бар дип белдерә:

“Безнең төркемдә зачет алу өчен 3 мең сум акча сораганнар иде. Еш кына акчаны кичке җиделәрдә башланган өстәмә дәресләр, факультативлар вакытында сорыйлар. Күбесе акча түли. Әмма үз белемнәре белән зачет яки имтихан алучы кешеләр дә бар. Ә имтиханнан бишле билгесе 5-7 мең сум тора. Безнең университет иң абруйлы университет дип санала. Шуңа да анда ришвәт алу очракларына җинаять эше кузгатмыйлардыр, абруен төшерергә теләмиләр”, ди КДУ студенты Раил.

Хәзерге көндә студентлар әкренләп сессиягә әзнрләнә. Антон Алборов әйтүенчә, бу чорда прокуратура хезмәткәрләренә уку йортларындагы ришвәтчелек җинаятьләрен күпләп тикшерергә туры киләчәк.

“Җәйге һәм кышкы сессия вакытында гаризалар күпләп килә. Шулай ук укырга керү чорында университет укытучыларын акча алуда гаепләп шикаятьләр дә күп язалар, - ди Антон Алборов. - Ришвәт бирү һәм алуны булдырмас өчен җинаять кузгатылган югары уку йортларында аңлату эшләре алып барыла. Деканатка гаепленең эше җибәрелә, прокуратура деканатка укытучылар артыннан ныграк күзәтү таләп итә”, ди ул.

Югары уку йортларында укучылар сөйләвенчә, студентлар сессиягә чаналарын җәйдән әзерли. Кемнәрдер бер дәресне дә калдырмыйча укырга йөри, ә кайбер студентлар алдан ук кесә янчыгына акча җыя.
XS
SM
MD
LG