Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хакимиятеннән авто-җитештерүче ширкәтләргә ярдәм


Вашингтон - Ак йорт һәм Конгресстагы демократ әгъзалар, илнең иң зур3 автомобиль ширкәтен коткару максатында 15 миллиард долларлык акча ярдәме кертү планы турында үзара килеште.

Моннан элек күргән хисапларда, әгәр АКШның General Motors һәм Chrysler ширкәтләренә акча ярдәме күрсәтелмәсә, бу ширкәтлнең ябылачагы турында кисәтүләр телгә алынган иде.

Форд ширкәте вәкилләре исә ширткәтнең чыннан да мондый ярдәмгә ихтияҗы булуын белдерә.

Буш хөкүмәте икътисади кризистан зыян күргән коралмаларга ярдәм итү максатында 700 миллиард доллар акча бүлеп бирде. Бу акча күп кенә банкларга бурыч итеп бирелде. Ләкин пландагы шартлар тәфсилле итеп билгеләнмәү сәбәпле Бушның әлеге ярдәм планына каршы тәнкытьләр арта. Шул уңайдан АКШ президенты Буш, бу юлы автомобил җитештерүче ширкәтләргә биреләчәк агымдагы ярдәмнен нинди максатларда куллануы күзәтеләчәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG