Гыйракның Киркук каласына якын бер җирдә ресторанда булган шартлау вакытында кимендә 45 кеше үлде, 90 лап кеше яраланды. Үлгән һәм зяын күргән кешеләр арасында хатын-кызлар һәм балалар булган. Ил буйлап шартлаулар, һөҗүмнәр саны шактый кимесә дә, Киркук тирәләре һаман да Гыйракның иң куркыныч җире булып санала.