Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаны яулап, “Туган тел”гә кайту


"Алсу дәрәҗәле исемгә алданмыйча, татарча җырлап, туган телне саклауда үрнәк күрсәтте", диде Зилә Вәлиева.

Чәршәмбе көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Алсуның татар җырларыннан торган “Туган тел” музыкаль дискын тәкъдим итү чарасы узды. Әлбәттә моңарчы җырчының репертуарында берничә татар җыры бар иде. Әйтик, Алсу башкаруындагы “Әткәем”, “Ак чишмә” җырларын тамашачылар яратып өлгергән иде. Алсуның татар телендәге дискы чыгуы, аңа җан атучы егет һәм кызлар өчен генә түгел, татар җәмәгатьчелеге өчен дә сөенечле хәбәр булды. Моны “Пирамида” залына тамашачының күпләп килүе дә дәлилли.

Әлеге кичә тарихи видео клип күрсәтүдән башланып китте. Монда Алсуның бала чагыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган тормышы тасвирлана. Видео язма ахырында җырчының дәү әтисе: “Татарча күбрәк җырласаң иде”, дип Алсуга үз теләген әйтә. Шулай итеп, Алсу бабасының гөзерен үтәп, “Туган тел” дискын чыгарды дияргә була. Алсу әйтүенчә, әлеге альбомны ул әти-әнисенә һәм әби-бабасына хөрмәт йөзеннән эшләгән.

Тамаша башында ук җырчы: “Татар җырларыннан гына торган җыентык чыгару минем хыялым иде. Ниһаять хыялым тормышка ашты”, диде. “Әти-әни безне бала-чактан ук туган җир һәм үз тамырларыбыз белән горурланып яшәргә өйрәтте. Шуның өчен мин үз телем һәм милләтем белән горурланам”, дип белдерде.

Бу альбомдагы “Сандугач” дип аталган җырга инде клип та төшерелгән. Кичәдә аны зур экранда күрсәткәч, тамашачылар күз яшьләрен яшерә алмады. Клип Кырымда быел август аенда яздырылган. Анда Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Равил Шәрәфиев Алсуның бабасы булып уйный.

Алсу Әлфия Авзалова, әтисе Ралиф Сафин һәм Ринат Ибраһимов (у) белән

Кичәдә Равил Шәрәфиев: “Алсуның иҗатын хөрмәт иткәнгә аның клибында төшәргә ризалык бирдем. Чөнки Алсу бүгенге заман эстрадасында татар хатын-кызына гына хас күңел сафлыгын саклап кала алган җырчы. Ул русча җырласа да, татар халкын бөтен дөньяга танытты. Алсу зур уңышларга ирешеп әдәпле, инсафлы татар кызы булып калды”, диде Равил Шәрәфиев.

“Сандугач” клибында кечкенә Алсу ролендә – Кырым татары кызы Элина Сукач уйный. Элина Алсуның балачагын хәтерләтә икән. “Миңа Алсу белән клипта төшәргә бик ошады. Кабат чакыру көтеп калам”, диде Элина оялып кына.

Элегрәк Алсуның Ренат Ибраһимов белән бергә җырлавын беркем дә күз алдына китерә алмагандыр, мөгаен. Әмма чәршәмбе кичендә алар бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарды. Тамашачы да аларга кушылып җырлады.

Алсу клип режиссеры Динар Гарипов Һәм Зилә Вәлиева белән

Тамаша ахырында сәхнәгә Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева чыкты. “Татар мәдәнияте тарихында беренче тапкыр Евровидениедә уңышка ирешкән җырчы тарихи ватанына кайтты. Алсу дәрәҗәле исемгә алданмаган, үз тамырларына юлны дөрес таба. Без бүген татар телен, татар мохитен саклау турында күп сөйлибез. Бу җитди мәсьәләгә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Менә Алсу да үз мөмкинчелекләреннән чыгып, телне саклауда безгә үрнәк күрсәтте”, диде ул.

Зилә Вәлиева, милли сәнгатьнең зур акчалар китермәвенә басым ясап, әлеге чараның һәм дискның Сафиннар гаиләсе акчасына чыгарылуын әйтте.

“Безнең бөтен байларыбыз да Ралиф Сафин кебек, татар милләтенә хезмәт итсен иде”, дип тәмамлады сүзен Зилә Вәлиева.

XS
SM
MD
LG