Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституция көнен билгеләп үтә


Илдә бу уңайдан күләмле чаралар үтә. Мәскәүдә "Бердәм Русия" фиркасе, "Наши" хәрәкәте, "Яблоко" фиркасе һәм үтә милләтче хәрәкәтләр урам җыеннарын оештырды. Шулай ук конституциянең 15 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды. Анда Русия президенты, конституция мәхкамәсе башлыгы, хакимият, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Медведев конституция Русия хокуки системасының төп нигезе дип белдерде. Ул шулай ук хакимиятнең эшен халык өчен ачык итү һаман да актуаль мәсьәлә булып кала диде. Русия президенты, канунның төп нигезе калган очракта, аңа төзәтмәләр кертү мөмкинлеген кире какмады.

Ул сөйләгән вакытта, залда 10нче рәттә утырган бер ир-кеше аны бүлдерергә теләп кычкырып утырды. Сакчылар ул кешене залдан чыгарырга теләгәч, Медведев, бүленеп, аларны туктаттты.

Әмма соңыннан ул кешене барыбер залдан чыгарганнар, дип хәбәр ителә. Newsru.com cәхифәсе язганча, Русия президентын бүлдергән кеше "Частный корреспондент" газетасы хәбәрчесе Роман Доброхотов булган. Ул "Конституцияләргә төзәтмәләр кертүгә хурлык", "Ирекле сайлаулар кирәк", дип кычкырып утырган. "Интерфакс" агентылыгы хәбәр иткәнчә, аңа карата җинаять эше ачылган.

Быел соңгы 15 елда беренче тапкыр Русиянең төп кануны зур үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә, Русия президенты һәм парламентының мөтдәте озайтылды.

XS
SM
MD
LG