Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда чечен хәрби җитәкчесенә һөҗүм


Төркиядә чечен хәрби җитәкчесенең үтерелүе, бу халык проблемасын көн тәртибенә күтәрде.

10 декабрьда төнге сәгать ун тирәсендә Истанбулның Умрания районында бер чечен һөҗүм нәтиҗәсендә вафат булды. Һөҗүм үтерелгәннең ишегалдында оештырылган. Табылган ядрәләр тикшерелгәннән соң, һөҗүм чит илдән китерелгән корал белән оештырылуын белдерде полиция хезмәткәрләре.

Соңрак үтерелгән кешенең алты елдан бирле Истанбулда яшәүче хәрби җитәкче Ислам Җанибәков булуы ачыкланды. Полиция бу җинаятьнең мафия, яки чит ил агентлары тарафыннан оештырылу ихтималлыгы турында әйтә. Әмма чит ил тарафыннан оештырылган булуы турындагы фараз алга сөрелә. Чөнки Ислам Җанибәков Истанбулда вак бер сәүдә эше белән генә мәшгуль булган. Хатыны һәм алты баласы белән тыныч тормыш алып барган.

«Ватан» газетасы язуына караганда, һөҗүм итүче МСП Грозда коралыннан аткан. Бу корал исә хәрби оешма ГРУ тарафыннан кулланыла. Ислам Җанибәков Чечняда 30 кеше үтерүдә һәм өч бомбалы һөҗүм оештыруда гәепләнә икән. «Ватан» рус басмалары язуына таянып, 2004 елның февралендә русларга каршы көрәшкән Зәлимхан Яндарбиевның да Катар башкаласында ике рус агенты тарафыннан үтерелгәнлегенә ишарә итә. Шушы ике агент Катарда 25 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән. Ике ай элек башка бер чечен хәрби җитәкчесе Гази Эдилсултанов та Истанбулда үтерелгән иде. Аны үтергән корал ядрәләре дә чит илнеке булуына ишарә иткән иде.

Димәк, Русия агентлары чит илләрдә билгеле чечен җитәкчеләренең эзен табып, аларга һөҗүм оештырган. Мәскәү инде икенче чечен сугышыннан да уңышка иреште. Ул үзе яклы бер җитәкчене хакимияткә мендерде. Чечен халкының күңелен күрер өчен Чечняда сугыш вакытында җимерелгән биналарны төзекләндерү эшен башлады. Хәтта күптән түгел Грозныйда Путин катнашлыгында мәчет тә ачылды.

Күптән түгел Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган Мәскәү Төньяк Кавказдагы, хәтта башка өлкәләрдәге автоном республика халыкларының шундый ук таләпләр белән чыгу ихтималлыгы уйлагандыр. Шуңа күрә дә мондый таләпләрне бастыру, куркыту сәясәте кысаларындамы Истанбулда чечен хәрби җитәкчеләренә һөҗүм оештырылды. Моны исбатлавы кыен булса да, шөбһәләр туа.

2002 елдагы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 1 миллион 360 мең чечен халкы бар. Шуларның 260 меңе Русиянең төрле шәһәрләрендә яши. Ә бу саннарга кермәгән ерак диаспора вәкилләре дә бар. Польша яшәүче, үзе дә чечен милләтеннән булган Рамазан Амукаев сүзләренә караганда, Европа илләрендә якынча 100 мең чечен халкы бар.

Шәйх Шамил русларга җиңелеп, Госманлылар да русларга оттыргач 1850-1880 еллар арасында төньяк Кавказдан Төркиягә сыенган йөз меңләгән мөселман халыклары арасында чеченнар да булган. Ләкин Төркиягә икенче чечен качкыннар дулкыны Чечнядагы сугыштан соң, 2000 еллар башында килде. Аларның саны 1500 тирәсе дип фаразлана.

Анкара аларга вакытлыча түземлек күрсәтеп, сыену хокукы бирмәгәнлектән бик авыр вәзгыяттә яши. Кыскасы, соңгы һөҗүм Төркиядә чечен проблемасы тагын бер мәртәбә көн тәртибенә күтәрде. Шулай да, Анкара бу мәсьәләдә Мәскәү белән низаглашырга уйламый. Чеченнар дөньяда да Төркиядә дә яклаусыз калган бер халыкка әверелде.
XS
SM
MD
LG