Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстанында хаҗ тәмамланды


Быел хаҗ кылырга 3 миллионга якын мөселман килгән дип хәбәр ителә. Хакимиятләр белдергәнчә, быел зур җитешсезлекләр, тапталып үлүләр булмады. Быел Согут Гарәбстаны хакимиятләре алдагы еллардагы хәлләрне искә алып, саклану чараларын күрде.
Быел теркәлмичә килүче хаҗилар саны кыскартылды, үткән елда шулай теркәлүсез хаҗ кылган мөселманнар саны 600 меңгә җиткән булган. Шундый бер кая да исәпләнмгән кунаклар оештыручыларга шактый кыенлык тудыра. Шуңа күрә, ялган визалар белән килгән хаҗилар өйләренә җибәрелгән булган. Бу хакта Islamnews агентлыгы хәбәр итте. Үлүчеләр саны турында төгәл мәгълүмат юк. Islamnews хәбәрчесе русиядән 4 хаҗиның вафат булуы хакында белдерде. Аларның берсе Чечнядан Мәдинәдә үлгән, Дагысттанан бер мөселман юлда казага әләккән, тагын берсенең йөрәге туктаган. Шулай ук Пензадан килгән мөселман ханым үлгән. Алар барысы да өлкән яштәге кешеләр булган дип хәбәр ителә.
Русия мөселманнарына быел хаҗга 20 мең кешелек квота бирелгән иде, алардан берничә меңнән артыгы Башкорстан һәм Татарстаннан барды.
XS
SM
MD
LG