Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл кагыйдәләрен бозучыга - икона


Русиядә тәртип сакларга юл иминлеге хезмәткәрләре белән бергә православ атакайлары да чыга. Алар машина йөртүчеләргә вәгазь укый, икона тапшыра.

Әгәр православ дружиналарын булдыру турында сүз әле быел гына чыкса, юл иминлеге дәүләт хезмәтенең Русия православ чиркәве белән хезмәттәшлеге моннан 8 ел элек үк башланган. Ул чакта Воронеж-Липецки епархиясе башта юл һәлакәтләре күп була торган урыннарда дога укып изге су сипсә, аннан соң машина йөртүгә өйрәтү курсларында христиан әхалкы нигезләре курслары кертелгән.

Воронеждагы бу тәҗрибә тора-бара башка төбәкләргә дә үтеп кергән. Чиркәү әһелләре бу гамәлләр юлдагы һаләкәтләрне киметүгә ярдәм итә дип әйтсә дә, чынлыкта үзгәреш сизелмәгән. Моннан соң инде чиркәүдә юл тәртипләрен бозмау турында вәгазьләр укый башлаганнар. Әмма гыйбадәт йортына күбрәк карт-карчыклар гына йөрү сәбәпле, бу да нәтиҗә бирмәгәч, руханилар яңа ысулын уйлап тапкан. Хәзер инде юл иминлеге хезмәткәрләре белән бергә тәртип сакларга атакайлар да чыга.

Шундый мисал Пензаның Кузнецки шәһәрендә күзәтелә. Анда штраф урынына юл кагыйдәләрен бозучы йөртүчегә атакай вәгазь укый икән.

Мондый алымга Пензада яшәүче мөселманнар каршы.

“Бу атакайларның юлга чыгуын дөрес түгел дип саныйбыз һәм бу туктатылырга тиеш. Мин үзем Татарстанга Кузнецки аша йөрим, әлегә аларны бердә очратканым юк”, ди Пенза татар милли мәдәни мохтәрияте рәисе Кязым Дебердеев.

Ул татар оешмасы һәм дини үзәк таләбе нигезендә, Пензаның Неверкин районында район хакимияте бинасы каршына мәрмәрдән ясап куелган тәренең алынуын да әйтте.

Әмма Кузнецки районында яңа тәҗрибәдән баш тартачаклары шикле. Чөнки ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, инде ике акциядән соң, юлда тәртип бозучылар кимегән икән.

Мондый тәҗрибә инде башка төбәләрдә дә кулланыла. Мисал өчен Читада машина йөртүчеләрнең таныклыгын тикшергәннән соң, аларга икона тапшыру гадәте кертелгән. Ә Төмәндә Вячеслав атакай урам буйлап машинада йөреп догалар белән юл кагыйдәләрен үтәүне сорап кычкырып йөри. Камчаткада исә юл кисешкән урыннарга изге су сибү гадәте кертелгән.

Шул ук вакытта православ атакайлар арасында да кагыйдәләрне бозучылар шактый икән. Мисал өчен Липецкида чиркәү әһеле йөртү таныклыгы булмый торып машинада йөргән, шул ук өлкәдә бер атакай салмыш килеш машина йөрткән өчен кулга алынган.
XS
SM
MD
LG