Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш:Талибан белән сугыш озак барачак


АКШ президенты Д.Буш Баграм базасында чыгыш ясый, 15 декабрь 2008 ел.
АКШ президенты Д.Буш Баграм базасында чыгыш ясый, 15 декабрь 2008 ел.

АКШ президенты алдан хәбәр итмичә Әфганстанга килде. Хушлашу сәфәрендә ул АКШ хәрбиләренә рәхмәт белдерде һәм ачулы журналистлар белән очрашты

АКШ башлыгы соңгы ике көндә Гыйракта һәм Әфганстанда булды. Кабулда да, Багдадта да АКШ президентына илнең рәсмиләреннән тыш, ачулы журналистлар белән дә очрашырга туры килде. Багдадтагы бер журналист Бушка аяк киемнәрен ыргытса, Кабулдагы хәбәрче аңа каты тәнкыйть укларын очырды.

Бу АКШ президенты Джорж Бушның хушлашу сәфәре иде. 7 ел элек ул, АКШка 2001 елның 11 сентябрендә булган һөҗүмнәргә җавап йөзеннән, Әфганстанга гаскәр җибәрү әмерен биргән иде. Хәзер ул шушы елларга йомгак ясарга тырышты.

Башта ул Баграмдагы хәрби базага барды. Анда Гыйракта һәм Әфганстанда хезмәт иткән меңләрчә АКШ гаскәрие алдында чыгыш ясады. АКШ президенты солдатларга хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

“Рәхмәт сезгә, Талибан хакимияттән китте, Ал-Кайда террор төркеменең күнегү урыннарын ябылды, 25 миллион Гыйрак кешесе ирекле, сез яраткан АКШ кешеләре хәзер иминрәк шартларда яши”- диде.

Аннан соң АКШ президенты боралакка утырып Кабулга, президент сораена китте. Әфганстан җитәкчесе Хәмид Карзаи белән очрашканда Джорш Буш, Әфганстан АКШның яңа җитәкчелегенә дә таяна ала дип белдерде.

Әфганстан президенты Карзаи Бушка АКШның ярдәме өчен рәхмәтләрен белдерде, ил халыкара җәмәгатьчелеккә авырлык китерергә теләми, диде. Әмма илдән халыкара гаскәрләр чыгару вакыты турындагы сорауга, бу хакта сөйләргә иртә әле, дип җавап бирде.

“Без аякларда ныклап басып тормыйча, без илебезне саклый алырлык дәрәҗәдә көчле булмыйча, безнең икътисадыбыз үсмичә, без президент Буш һәм АКШның киләсе җитәкчелегеннән тагын миллиардларча доллар алмыйча, халыкара җәмәгатьчелеккә безне ташлып китәргә бирмәбез. Сезне җибәрә алмыйбыз,” -дип шаяртты.

АКШ президенты матбугат очрашуында, соңгы 7 елда, Талибан хакимияте җимерелгәннән соң, Әфганстанда яшәү шартларының шактый яхшыруын билгеләп үтте.

Әмма бер журналист Буш белән килешмәде. Ул илнең иминлеге кимүе, меңләрчә бер гаепсез кешенең үлүе, АКШ хәрбиләренең Талибанның көчәюен кисәтә алмавы хакында тәнкыйть укларын очырды.

Буш бу тәнкыйтьне кире какты һәм Талибан белән көрәш озын һәм озак бара ала, дип җавап бирде.

Якшкәмбе көнне, Буш Гыйракта булган иде. Анда ул АКШ гаскәрләренең илдә калуы турында килешүне имзалады.

АКШ президенты һәм Гыйрак премьер-министры үткәргән матбугат очрашуы вакытанда, бер журналист торып басты да, АКШ президентына, ачулы сүзләр әйтеп, аяк киемнәрен ыргытты.

Гыйрак кулында булган, Мысырда урнашкан бәйсез Ал Багдадия телевидениесе хәбәрчесе Мунтадер ал-Заиди башмакларын атканда :
“ Бу гыйраклылардан бүләк, бу хушлашу үбешүе, эт. Бу сиңа тол хатыннардан һәм Гыйраккта үлгәннәрдән,” – дип кычкырды.

Премьер ал-Мәлики АКШ президенты Бушны икенче башмактан сакларга тырыша, Багдад, 14 декабрь 2008 ел.

Буш беренче башмак очканда, иелеп калды. Икенчесен дә журналист тидерә алмады. Башмаклар АКШ президенты һәм Гыйрак премьер-министры Нури ал-Мәлики артындагы АКШ һәм Гыйрак байракларына тиеп китеп, идәнгә төште.

Ислам дөньясында аяк киемнәре ату бик каты мыскыллау дип санала. АКШ президенты бу хәлне көлкегә борырга тырышты.

Гыйрак рәсмиләре әйткәнчә, премьер әл-Мәлики сакчылары журналист ал-Заидидан сорау алган. Аларны, матбугат очрашуында башмакларын аткан өчен аңа кемнең булса түләве, түләмәве кызыксындырган.

XS
SM
MD
LG