Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан хакимиятләре Азатлыкны тапшыруга каршы


Кыргызстан хакимиятләре Азатлык радиосының Кыргыз редакциясе программаларын тапшыруга каршы. Дәүләт телерадио ширкәте башлыгы Мелис Эшимканов сүзләренә караганда, Азатлык тапшырулары ил җитәкчелегенә карата "артык тискәре һәм тәнкыйтьчән". Хакимиятләр тапшыруларны эфирга биргәнче аларның эчтәлеге белән танышу таләбен куйды. АКШның тапшырулар идарәсе шурасы бу мөмкин түгел дип, таләпне кире какты.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Кыргызстан хакимиятләренә Азатлык тапшыруларын туктатмауны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG