Accessibility links

Дума коррупциягә каршы көрәш канунын кабул итте


Русиянең Дәүләт Думасы президент тәкъдим иткән коррупциягә каршы көрәш турында канун өлгеләрен икенче укылышта кабул итте. Яңа кануннар дәүләт хезмәткәрләре өстеннән конторльне арттыра. Шулай ук рәсмиләрнең генә түгел, ә аларның гаилә әгъзаләрен дә ел саен милек һәм табыш турында хисап бирергә мәҗбүр итә.

Бүген Дума өченче укылышта Конституциягә үзгәреш кертү турындагы документны карый. Аның нигезендә хөкүмәт ел саен министрлар эшчәнлеге турында депутатлар алдына хисап тотарга тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG