Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президентына башмак атучы җинаять кылуда гаепләнә


Якшәмбе көнне Багдадка килгән АКШ президенты Дҗордҗ Бушка башмакларын аткан журналист Мунтадһир әл-Зәйдигә җинаять кылуда гаепләү белдереләчәк, аңа төрмә җәзасы яный. Багдадта мәгълүмат чараларын өйрәнү көллияте мөгаллиме Хәшим Хәсән, әл-Зәйди эше сүз ирегенә бәйле түгел, аның гамәле әдәп һәм һөнәри кагыйдәләргә каршы килә, дип белдерде. Әл-Зәйди бүген Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики алдында үзенең гамәле белән аны дөнья җәмәгатьчелеге алдында уңайсыз хәлдә калдырганы өчен гафу үтенде.

Көн саен Гыйрак һәм башка мөселман илләрендә әл-Зәйдине иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыеннары үтә.
XS
SM
MD
LG