Русиянең "Газпром" ширкәте Киев ел беткәнче бурычларны түләмәсә Украинага газны туктату белән янады. Ширкәт вәкиле Украинадан 800 миллион доллар алынганын раслады. Русия мәгълүматларына караганда, бурыч барлыгы 2 миллиард долларны тәшкил итә. Украина ел азагына кадәр ноябрь һәм декабрь бурычларын түләп бетерә алмаяачагын белдергән.