Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөһаҗирләр архивы - милли ядкарь


Татар халкының тарихында һәм мәдәниятендә мөһаҗирләр иҗаты, аларның иҗтимагый эшчәнлеге зур урын алып тора.

18 декабрь мөһаҗирләр көне. Татарстанда соңгы елларда килүчеләр, кайтучылар бермә-бер артты. Агымдагы елда гына да 130 меңнән артык кеше эшкә, яки даими яшәргә күчеп килгән. 7мең кеше гражданлык һәм даими тору хокуклары алган. Миграциянең милли аспекты турында күптән түгел кызыклы сөйләшү булды.

Элек-электән татарлар чит илләргә китәргә мәҗбүр булган. Бөек әдипләр иҗатының шактый өлеше чит илләрдә яшәү белән бәйле. Татар конгресссы башкарма комитетының халыкара мөнәсәбәтләр комиссиясенең күптән түгел булып үткән утырышында кабул ителгән резолюциядә бу ачык чагыла.

Германиядә һәм Төркиядә яшәүче мөһаҗирләр, эмигрантлар проблемасына кагылган чыгышны конгрессның башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова ясады.

“Германиядә II дөнья сугышыннан шунда калган хәрби әсирләрне борынгы татар мөһаҗирләре дип әйтәләр. Алар бүген дә бар һәм бик аз калып баралар. Бу татарлар туган яктан берни көтми. Германия аларны бар кирәге белән тәэмин иткән.

Проблема башкада. Бу татарлар күп тарихи вакыйгаларның тере шаһитлары булып торалар. Аларда миллләттәшләребез язмышы белән бәйле шактый архив саклана. Уникаль документлар, кулъязмалар да бар. Бу татарларның күпчелеге Русиядән килүчеләргә ышанмый. Алар үзләрен һаман да дошман дип санаучыларга берни бирергә теләмиләр.

...Милләтебез бик сансыз. Каһарманнарыбызның кадерен белмибез. Бу эштә безнең комиссия үзенең өлешен кертергә тиеш иде дип, уйлыйм.

Төркиядәге борынгы мөһаҗирләр белән дә шушы ук хәл. Алтай белгече, галим, профессор Әхмәт Тимер инде вафат булды. Төркиядә аның бик яхшы китаплары басылып чыкты. Әмма Казанда бер китабы да юк.

Бөтен дөньяга танылган алтайчыны кытайлар, монголлар күчереп бастыралар, ә безнең татар аның бер китабын алып кайтып бастырып чыгармады.

Шуның өчен, безнең комиссиябез каршында, галим, тарихчылардан бер төркем төзергә дип тәкъдим итәм. Ә икенче төркемгә Кытайдан килеп белем алучы студентларны үзләренә кайтарып архивларда да эшләтергә кирәк. Алар да миллләткә хезмәт итсен. Аларны Казан укыта бит...

Минемчә, татар конгрессының халыкара мөнәсәбәтләр һәм хокук яклау комиссиясе чит илләрдә яшәүче милли рухлы татарларны, акыл ияләрен үз тирәсендә туплый ала икән, шул чагында үзе дә, милләтебез дә халыкара мәйданга чыга алачак”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Татар конгрессының халыкара мөнәсәбәтләр утырышының резолюциясендә шулай ук чит илләрдә яшәгән татар диаспораларын Русиянең, Татарстанның югары уку йортларында укытырга ярдәм кирәклеге турында әйтелде.
XS
SM
MD
LG