Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада урам җыенына әзерләнәләр


Башкортстандагы “Күк бүре” исемле башкорт иҗтимагый оешмасы шимбә көнне Уфа үзәгендә урам җыены оештыра.

Пикетны үткәрүгә рөхсәт сорап бирелгән гаризада аны мәгарифтәге милли компонентны саклап калу кирәклеген белдерү өчен, дип әйтелә. Башкортстанда чагыштырмача күптән түгел оештырылган һәм “Күк бүре” исеме алган, әле аз билгеле булган шушы башкорт оешмасы быел май аенда һәм сентярбьдә шундый пикетларны оештырган иде инде. Шулай ук бу оешма үзенең интернет сәхифәсендә бер ачык мөрәҗәгатен дә урнаштырды. Ул мөрәҗәгатьне “Күк бүре” вәкилләре Россия хакимиятләренә, шулай ук Русия һәм чит илләр киң мәгълүмат чараларына юллаган иде.

“Күк бүре” оешмасы үзенең шактый күләмле ул белдерүендә, гомумән алганда, Башкортстанга Русия эчендә күбрәк хокуклар булуын таләп итә. Башкорт халкы үз республикасында үз тормышын үзе җайларга хокуклы, үз телен үстерергә, үзенең матди байлыкларыннан үзенә күбрәк өлеш алырга хаклы, дигән таләпләр куелды ул белдерүдә. Әгәр башкорт халкының хокуклары киләчәктә дә кысылса, “Күк бүре” башкорт оешмасы республикадагы һәм Русиядәге башка иҗтимагый үзәкләр белән берлектә каршылык чараларын башлау белән кисәтте. Ә яңарак “Күк бүре” оешмасы татарлар белән башкортларның дуслашуы кирәклеген белдереп тә бер мөрәҗәгать кабул иткән иде.

Бу шимбә көнне Уфадагы пикетны “Күк бүре” оешмасы Салават Юлаев һәйкәле янында төзелгән “Конгресс-холл” бинасы каршында оештыра.

“Пикетта милли мәгарифне саклау мәсьәләсеннән тыш башка темалар да күтәреләчәк”, - ди “Күк бүре” оешмасы рәисе Тимур Мөхтәров. – Шул исәптән татар туганнарыбыз белән дуслыкны ныгыту мәсҗәләсе дә”.

Шулай итеп, Башкортстандагы башкорт оешмасы соңгы елларда беренче булып татар-башкорт дуслыгын хәстәрләп, махсус белдерү ясады һәм 20 декабрь көнне Уфада шушы мәсьәләне дә күтәреп урам җыенын да оештыра. Сүз дә юк, соңгы елларда татар белән башкорт мөнәсәбәтләре шактый четереклегә әйләнгән иде. Хәтта каршылык Татарстан белән Башкортстан арасында күпмедер кимәлдә дәүләт дәрәҗәсенә дә менеп җитте. Әлегә һичьюгы бер башкорт милли оешмасының гына булса да, шушы хәлгә борчылу белдерүен хуплыйсы гына кала.
XS
SM
MD
LG