Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүд Аббас Грозныйга килде


Чечня президентны Рамзан Кадыров Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббасны каршы алды, Грозный, 21 декабрь иртәсе, 2008 ел.
Чечня президентны Рамзан Кадыров Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббасны каршы алды, Грозный, 21 декабрь иртәсе, 2008 ел.

Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас, Мәккәдә танышкан Рамзан Кадыров чакыруы белән, Русиягә сәфәре уңаеннан, Чечняга килде.

Мәхмүд Аббас Грозный һава аланына төнлә килеп төште, аны Чечня башлыгы Рамазан Кадыров каршы алды. Бүрек кигән һәм шарф ураган Аббас, журналистларга : "Чечняда вәзгыять яхшырган һәм көннән-көн әйбәтләнә бара,"- дип белдерде. "Безне Чечня белән берләштерүче әйберләр бар, мин республиканы гел күзәтеп бардым", - дип әйтте ул.

Кадыров Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас белән һаҗ вакытында танышкан, дип хәбәр ителә.

Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Грозныйның яңа гына төзелгән зур мәчетендә намаз укыды, элекке президент Әхмәт Кадыровның кабәрендә булды. Кадыров, фәләстин башлыгының Чечняга килүе "безнең өчен бик мөһим" дип белдерде.

Мәхмүд Аббасны хәрбиләр әзерли торган мәктәп белән таныштырдылар. Анда укучылар кунакларга террорчылар кулга алган бинаны азат итү кунегүен күрсәтте.

Кадыров үзенең сараенда Аббас хөрмәтенә аш үткәрде, концерт оештырды, дип хәбәр итә Вести.ру каналы.

Бүген Аббас Мәскәүгә китте. Иртәгә ул Русия президенты белән очрашырга тиеш. Шуның белән бергә, Русия мөфтияләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин аңа Русия мөселманнары өчен иң зур бүләк саналган әл-Фахр орденын тапшырыр дип көтелә.

Русия Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру сөйләшүләрен алып баручы дүртлеккә керә. Кремльдәге сөйләшү ике яклы хезмәттәшлекне арттыру турында барачак, дип көтелә.

Русия 2009 елның май аенда Мәскәүдә Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру саммитын уздырырга тәкъдим иткән иде.


XS
SM
MD
LG