Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Грузиядәге хезмәткәрләрен кире кайтара


Виена - Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) Грузиядәге миссиясен туктатачагын белдерде. Төркемнең мөддәте 31 декабрьда тәмамланачак иде. Виенада урнашкан оешманың Финляндияле вәкиле Антти Турнен, "Төркемнең эшен дәвам иттерү турында башка илләрдән таләп булмады, алар Русия белән киеренкелекнең үсүен теләмәде " дип белдерде.

56 илдән торган оешманың Грузиядә 180 хезмәткәре бар иде. Алар арасында август аенда Русия белән чыккан низагдан соң имзаланган солых килешүенең үтәлешен тикшерү өчен җибәрелгән коралсыз күзәтү төркеме дә бар иде.
XS
SM
MD
LG