Бүген Фәләстин автономиясе рәисе Мәхмүт Аббас Русия президенты Дмитрий Медведев белән дә очрашты. Очрашуда сүз Якын Көнчыгыштагы вәзгыят, шулай ук фәләстин җирләренә сәяхәт вә хаҗ кылу мәсьәләсе турында барган. Аңа кадәр Аббас Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән дә сөйләшүләр уздырды.
Русиягә өченче тапкыр килгән Мәхмүт Аббас һәр сәфәрендә мөфтиләр шурасына кереп чыга. Бу юлы Равил хәзрәт Мәхмүт Аббаска Русия мөфтиләр шурасының иң югары бүләге - «Әль-Фәхр» түштамгасын тапшырды.
«Әль-фәхр» бүләге әлегә бары тик 16 шәхескә кенә тапшырылган. Алар арасында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Казакъстан президенты Нурсылтан Назарбаев, Мәскәү мэры Юрий Лужков, Иран аятулласы Мөхәммәтгали Тасхири да бар.
Әйтергә кирәк, бу сөйләшү ябык ишекләр артында узды. Журналистлар бары тик «Әль-Фәхр» бүлген тапшыру тантанасында гына катнашты.
Ике арада барган сөйләшү турында Равил хәзрәт Гайнетдин болай диде:
«Аның бу сәфәре Фәләстин автономиясендә вәзгыятьнең кискенләшкән вакытына туры килде. Русия «Хамас» төркеме белән дә тыгыз элемтәдә булганга күрә, Мәхмүт Аббас Русия президенты белән сөйләшүләр вакытында, автономиянең эчке мөнәсәбәтләрен җайга салуда да ярдәм сораячагын белдерде.
Шулай ук Русия Якын Көнчыгыш мәсьәләсен җайга салуда катнашучы дүрт илнең берсе буларак, Мәхмүт Аббас Русия президентыннан Фәләстиннең бәйсезлеген тануда актив ярдәм күрсәтүне сораячак. Әлбәттә инде, туризм, хаҗ мәсьәләләре дә каралачак.
Күптән түгел генә безнең вәкилчелек Фәләстиндә булып кайткан иде. Хәзер Мәхмүт Аббас шәхсән мине һәм мөфтиләр шурасы вәкиллеген Фәләстингә кунакка чакырды. Әль-Акса мәчетендә бергәләп, безнең халык һәм илнең бәйсезлеге, иминлеге өчен намаз укып, теләк теләсәк, ул кабул булыр иде, диде Мәхмүт Аббас», дип уртаклашты Равил хәзрәт Гайнетдин.