Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнет "йолдызы" бәйгедән разый түгел


Matbugat.ru сайты хуҗасы Данил Сәфәров.
Matbugat.ru сайты хуҗасы Данил Сәфәров.

Туган телдә генә эшли торган сайтлар арасында иң рейтинглылардан булган Matbugat.ru “Татнет йолдызлары – 2008” нәтиҗәләренә шик белдерә.

Казанда “Татмедиа” агентлыгында “Татнет йолдызлары – 2008” интернет-проектлар халыкара бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ә хөкүмәтнеке булмаган Matbugat.ru сайты хуҗасы Данил Сәфәров җиңүчеләр исемлегенә шик белдерә. Ул исемлекне Tatmedia.ru сайтыннан да тәгаенли аласыз.

Күңел ачу сайты – гаммәви йолдыз

Исемлектә татартеллеләре азчылык. Әйтик, “Масс-медиа” ярышында “Известия Татарстана”, “Челнинская неделя” кебек газеталар җиңде. Урыстелле Казанның күңел ачу сайты да гаммәви чыганаклар арасында икенче бүләкне алган. Бу номинациядә Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиада сайты да махсус бүләк алган. Андый рәсми чыганаклар исемлектә шактый.

“Мәгариф һәм фән” татар гимназиясенә тәтегән

Татар телле кешеләргә шунысы куанычлы: “Мәгариф һәм фән” атлы бүлектә Казанның Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 татар гимназиясе сайты беренче булган.

“Мәдәният һәм тарихны өйрәнүче”ләр

Беренче урын “Казан Кремле” дәүләти тарихи-архитектура һәм сәнгати музей-тыюлыгы сайтына тәтегән. Шул тыюлык читендә ясалган “Сотворение мира” халыкара рок-тамаша сайты һәм татар язучысы Абдулла Алишка багышланган сайт та махсус диплом алган.

“Таттелеком” һәм мэрия бүләккә лаек?

"Махсус диплом" кебек бүләк Татарстанда кыйммәтле интернет-хезмәтләрне сатучы “Таттелеком” ширкәтенә тәтегән. Анысы “Татарстан халкына тәкъдим ителүче хезмәтенең сыйфаты һәм күләме өчен”. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында исә Казан мэриясе сайты беренче калган.

Башкалар

Иҗтимагый оешмаларның сайтлары арасында “YЗЕБЕЗ” яңа буын хәрәкәте, Бөтендөнья татар яшьләре форумыныкы да бар. “Татар дөньясы” бүлегендә исә Самар, Төмән өлкәсе һәм Балтач районы порталы бүләк алган.

“Туган тел” татар газеталарына калган

Ә татарча матбугат чыганаклары “Туган тел” дигән бүлектә ия. Анда Татарстан хөкүмәтенә бәйле чыганаклар алдагы урыннарны бүлешкән. Җиңүчелар арасында булган "Сабан туй", "Ватаным Татарстан", ТНВ телеканалы сайтлары бар.

Шушы ук бүлектә Matbugat.ru да махсус диплом белән бүләкләнгән. Тик аны да рәсми котлау тантанасында бирергә онытканнар. Шулай ук матбугат порталын “фән порталы” дип атап, хәбәр таратылган. Моңарга Matbugat.ru сайты хуҗасы Данил Сәфәров ризасызлык белдерә.

"Мин башка татар сайтларына көндәш яки каршы булырга теләмим. Алар белән дә дуслыкта торам. Әмма барыбер, интернет сәхифәләр ярышында жюри Matbugat.ruга һәм тагын берничә сайтка карата гаделсезлек күрсәтте, дип уйлыйм", ди ул.

Tatarlar.ru әшнәлек күрә

Tatarlar.ru порталы да бер тапкыр “Татнет йолдызлары” бәйгесендә катнашкан булган. Югары рейтинглы ул сайт та бәйгедә җиңү яулый алмаган. "Хакимият яки алар тирәсендәге тар даирә ясаган бәйге гадел була алмый. Иң югары бәя - кулланучыныкы. Без Matbugat.ru сайтын да нәкъ шул кулланучылар яратып укыганын, аның югары рейтингын һәм бай эчтәлеген таныйбыз. Ә чын йолдызларның ниндидер "жюри" бәясенә ихтыяҗы юк", ди Tatarlar.ru порталы хуҗасы Тимур Сөләйманов. Ул “Татнет йолдызлары” бәйгесенә әшнәлек тә кушылгандыр, дип уйлый.

Җитешсезлекләр булгалый

Ә ярышны оештыручыларның берсе, Rahmetov кушаматлы веб-кулланучы исә үз блогында: “Кызганыч, тормышта җитешсезлекләр булгалый”, дип аклана. Ул, татартелле чыганаклар кисешкән матбугат сайтын хөрмәт итүен һәм аны үзе үк махсус дипломга лаеклы, дип табуын да әйтә. Шулай ук Rahmetov Matbugat.ru сайтына алдынгы урынны кырыс жюриның бирмәвен әйтә.

XS
SM
MD
LG