Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дипломатия һәм хәйләсез булмый


Гөлназ Шәйхетдин. Татарлар кая гына күчеп төпләнсә дә, яисә зур яңа эшкә тотынса газета чыгара башлый, мәктәп сала. Үзгәртеп кору чоры башлангач ачылган яңа басмалар һәм теле - радио тапшырулар бүген зур авырлыклар кичерә. Проблемалар Татарстандагы һәм төбәкләрдәге татар мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен дә борчый.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат комиссиясе рәисе Илшат Әминев җитәкчелегендә үткән мәгълүмат чаралары комитеты утырышында да бу хакта сүз булган иде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Удмуртия татарларының милли - мәдәни мохтарият җитәкчесе Ирек Шәрипов, Самара татарларының “Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Рәфкать Әһлиуллин, конгрессның башкарма комитеты әгъзәсе, Татарстанның Чирмешән районы җитәкчесе Минзаһит Шакиров, “Идел - пресс” нәшрияте җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов, “Азатлык” радиосының Казан бүлеге башлыгы Римзил Вәли, татар конгрессының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “Яңа гасыр” телевидениесенең яшьләр һәм балалар тапшырулары җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова катнаша.

Конгресс белән “Татарстан - Яңа гасыр” хезмәттәшлектә. Бу хакта эфирдагы тапшырулар сөйли. Татарлар яшәгән төбәкләр белән хезмәттәшлек ни хәлдә?

Гөлназ Шәйхи. Быел без “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр редакциясе белән ныклап элемтәгә кердек. Уннан артык төбәктәге татар мәктәпләрендә “Тамчы - шоу” тапшыруын эшләдек.

Шулай ук “Яңа гасыр” белән бергә “Кара - каршы” тапшыруына Татарстаннан читтә, чит илләрдә яшәүче галимнәрне дә чакырып, алар белән очрашулар үткәрә алдык. “Җырлыйк әле” тапшыруында да төбәкләрдән килгән сәнгать осталары чыгыш ясады.

“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе белән безнең яңа проектыбыз бар. Ул - “Халкым минем” тапшыруы. Быел без төрле төбәкләр белән егерме тапшыру эшләдек.

Газеталар, журналлар белән берлектә татар дөньясының бүгенге хәлен яктыртан, халкыбызны борчыган проблемаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан төрле бәйгеләр булдырдык.

“Сөембикә” журналы белән “Гаилә елы” уңаеннан “Өй җылысы” дигән бәйге игълан иттек. Беренче тапкыр “Татар рухы” һәм “Каләм” дигән бөтен Русия бәйгесен дә оештырдык.

Русия төбәкләрендә, читтә яшәгән татарлар белән мәгълүмат алмашу, Бөтендөнья татар конгрессы материалларын массакүләм мәгълүмат чараларына электрон вариантын җиткерү максатыннан без үзебезнең интернет сәхифә дә булдырган идек. Ике ел элек ачылган бу сәхифә быел яңартылды. Матбугат органыгыз юк дип безне бик озак еллар тәнкыйтьләделәр. Ул бар, “Татарские новости” дигән газета. “Милләт” дигән газетабыз да чыга.

Гөлназ Шәйхетдин.
Удмуртиядәге милли тормыш игътибарга лаек. Бәлки, Ирек Шәрипов үзләренең яңа тәҗрибәләре, омтылышлары белән дә уртаклашыр.

Ирек Шәрипов. Удмуртия республикасында бүген, телевидениегә килгәндә, атнага биш тапкыр ярты сәгатьлек “Хәерле иртә” дигән тапшыру чыга. Җомга көнне 30 минутлык “Хәерле кич” дигән йомгаклау тапшыруыбыз да бар. Аннан да кала, “Безнең вакыт” дигән һәм “Күңелле кыңгырау” исемле балалар тапшыруы да чыга. Без телевидениедә татар телендә атнага биш сәгатьтән артык тапшыру күрсәтәбез. Моннан тыш “Очрашу” дигән ярты сәгатьлек радио – журналыбыз да бар.

“Яңарыш” исемле атналык татар газетасы - иң зур күләмле газеталарның берсе. Ул уналты биттә 5200 тираж белән чыга. Бу бик күп акча, хезмәт дигән сүз. Уңышның сәбәбе, мин һәрвакыт әйтәм, беренче чиратта, дәүләт белән эшләргә кирәк.

Татар милли хәрәкәтенең үсеше дә, иң беренче чиратта, татар мәгълүматен булдыру белән бәйле.

Татар күп ул, көчле ул. Әгәр дә сибелгән меңләгән татарны мәгълүмат кыры аша җыймасак, коры куаныч кына булып калачак. Ассимиляция безнең эшчәнлеккә караганда барыбер көчлерәк бара.

Үзебезнең Удмуртия мисалында әйтә алам, 1989 елда татар радиосы ачылды. 1992 елда газета чыга һәм телевидение күрсәтә башлады. Аннан соң татар сыйныфлары, иҗтимагый оешмалар барлыкка килде.

Халыкны җыйсак, аның белән эшләргә дә мөмкин. Шуңа күрә, милли хәрәкәт башында торучы җитәкчеләр дә иң беренче чиратта мәгълүмат чараларын үстерүне карасыннар иде. Милли матбугат чаралар алдында торган бурычларны икегә бүлер идем. Мисал өчен, игенчелек, икмәк үстерү бар. Һәм бүлмә гөлләрен, экзотик чәчәкләр дә үстереп була. Минемчә, татар матбугаты да икегә бүленергә тиеш.

Идел буе, Урал төбәкләрендә, Әстерхан, Себер җирләрендә тиргә батып эшләргә кирәк. Һәрберсендә телевидение, радио, газета булдыру реаль әйбер. Бу игенчелек сыман була инде.

Шулай ук бүлмә гөлләрен үстерү кебеге дә бар. Кайвакытта конгрессның да, журналистларның да кем Швециядә, кем Финляндиядә, кем Кытайда татарны үстерәләр дип исе китә. Удмуртияда, Мари Илендә, Идел-Уралда татарны үстерергә кирәк.

Монда утыручы журналистлар исеменнән шушындый игенчелек белән шөгыльләнергә сорар идек. “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясен тудырган кешеләргә зур рәхмәт. Ул Удмуртиядә үзенең корпунктын ачты. ТНВ безгә 17 сюжет ясарга кушты. Без кар яуса да, таш яуса да, 17 язма эшләп Казанга җибәрәбез.

Бу безгә нәрсә бирде соң? Һәрбер тамашачы Удмуртия телевидениесендәге сюжетларның сыйфаты, журналист хезмәтенең дәрәҗәсе артты, дип әйтә.

Удмуртиянең бөтен шәһәрләрендә кабель операторлар ТНВ каналын үз хезмәтенә кертте. Моңа безнең бер катнашыбыз да булмады. Чөнки татарлар аны карый, ул менә дигән товар да булып тора.

Мин Ижаудагы берничә радиостанция җитәкчесе белән очраштым. Җиде йөз меңгә якын халыкка унөч радиостанция хезмәт күрсәтә. “Выбери радио” дигән холдинг алар арасында иң зуры. Аның биш каналы бар - “Ретро ФМ”, “Европа+”, “Юмор - ФМ”, “Авторадио” һәм “Энерджи”. Мөдире белән сөйләшкән вакытта: “Биш каналның шулкадәр күп тамашачысы булырга мөмкин мени?” дигән сорау бирдем.

Ижауда татарлар 70 мең, барлык халыкның унике процентын тәшкил итә. “Энерджи”ны туктатып, “Яңа гасыр” радиосын сөйләтсәгез тыңлаучы күбрәк булачак”, дидем. Урыс кешесе болай да, тегеләй дә санап карады. Чыннан да, күбрәк булачак. Шуңа күрә, безнең сөйләшү әле нәтиҗәсен бирмәде, әмма ул бара. Татарлар яшәгән күп төбәкләрдә урыс телле радиога килеп керү мөмкин дип уйлыйм мин.

Гөлназ Шәйхетдин. “Яңа гасыр” телевидениесендә балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар җитәрлекме?

Рамилә Сахабетдинова. Бүгенге көндә “Татарстан - Яңа гасыр” каналында балалар һәм яшьләр өчен “Күчтәнәч”, “Яшьләр тукталышы”, “Тамчы - шоу” чыгып килә. Минемчә, бу бик аз. “Татарстан - Яңа гасыр” ешлыгында балалар һәм яшьләр өчен көненә ике сәгать дәвамында эфир булырга тиеш дип саныйбыз.

Милли төбәк компонентларын бетерүләренә бәйле рәвештә дәүләтнең мәгариф стандартлары үзгәреш кичергән чорда бу эш аеруча мөһим. Без әзерләгән тапшыруларның төп герое, әлбәттә, татар баласы, татар яшьләре булачак. Чөнки кечкенәдән татар телевидениесын карап үскән кеше киләчәктә дә аны иң кирәкле һәм файдалы мәгълүмат чыганагы дип санаячак.

Әлеге проектының миссиясе булып телне һәм менталитетны саклап калу, гореф-гадәтләребезне онытмау, мәңгеләштерү, толерантлык тәрбияләү тора. Һичшиксез, бу канал иманлы, милли җанлы, максатчан, олыларны хөрмәт итүче, тарихыбызга, мәдәниятебезгә битараф булмаган балаларны тәрбияләргә, таныштырырга, берләштерергә тиеш.

“Мин татарча сөйләшәм” дигән тапшыру - телевизион дәрес. Ул атнага дүрт мәртәбә, кабатлаулар белән бергә сигез тапкыр эфирга чыгачак. Аның алдында тормыштагы төрле хәлләр аша тел һәм язма сөйләм культурасы нигезләрен, татар сөйләме этикасын булдыру бурычы тора. Тапшыруны укытучы һәм укучы мультимедиа системасы аша алып барачак, ә төрле хәлләрне артистлар уйнаячак.

“Иман” дигән тапшыруга килсәк, бу мәдәни агарту тапшыру. Сюжетларының геройлары - ислам динен тотучы кешеләр. Алар иң беренче чиратта дини һәм мәдәни йолалар өйрәтәчәк.

“Яшьләр өчен” исә, яшьләрне борчыган пролемаларны, уйландыра торган сорауларны уртага салып сөйләшү, хәл итү юлын эзләтә торган тапшыру.

Программада “Балалар өчен мәктәп” информацион тапшыруы, “Универсиаданы каршылап” дигән проект та бар. Көн саен ике сәгать дәвамында татарча теле - сериаллар, спектакльләр, мультфильмнар һәм унга якын тапшырулардан торган канал уникаль булачак.

Шулай ук татар язучылары, бөтен дөньяга танылган милләттәшләребез белән таныштыру да төп максатларыбызның берсе булып тора.

Гөлназ Шәйхетдин. Бүгенге сөйләшүдә Самара татарларының яраткан газетасының мөхәррире Рәфкать Әһлиуллин да катнаша. Сезнең газета финанс кризисын сиздеме?

Рәфкать Әһлиуллин
Рәфкатъ Әһлиуллин.
Безнең “Бердәмлек” газетасы тугыз ел дәвамында атнага бер тапкыр дүрт мең тираж белән чыга. Төрле кыенлыкларга карамастан, аның тиражының тотырыклы булуы милли газетабызның абруен күрсәтә.

“Бердәмлек” газетасына ел саен өлкә бюджетыннан 250 - 300 мең сум акча бирелеп торган иде. Ләкин, хәзер кризис “Бердәмлек” газетасына киләсе елга акча булмас, дип әйттеләр. Әгәр татарлар яшәгән Тольятти, Шентала районнары да язылса, тиражны да арттырырга булыр иде.

Шуңа күрә, Бөтендөнья татар конгрессы Русиядәге татар газеталарына ярдәм күрсәтергә тиеш дип саныйм.

Гөлназ Шәйхетдин. Элеке елларда Татарстан хөкүмәте Русия төбәкләрендәге татар гәҗитләре редакцияләренә компьютерлар тараткан иде. Конгресс каршындагы комитет утырышы вакытында күпләр бу җиһазларның тузуы турында да әйтеп узды.

Ислам Әхмәтҗанов. Екатеринбург кебек өлкәнең 5 миллион халкы бар. Икътисади яктан да Татарстаннан күпкә өстенрәк. Самараның “Автовазы” бар. Татарстан безгә ярдәм итмәсме дип мөрәҗагать итеп, сез үзегезне кимсетәсез генә. Сезнең татар депутатларыгыз, активистларыгыз, эшмәкәрләрегез бар. Татарстаннан биргән бер компьютерга өмет биреп яшәсәгез, бу сезнең киләчәгегез юк дигәнне күрсәтә. Ульян өлкәсен өлгерләр дип мисал итеп китердегез. Алар үзләре эзләнгәннәрдер, үзләре ишекләрне шакыганнардыр, үзләре тапканнардыр дип уйлыйм.

Гөлназ Шәйхетдин. Милли мәдәнияткә, мәгарифкә һәм мәгълүмат чараларына кирәкле акчаларны табу һәрвакыт катлаулы проблема булып саналды. Әмма икътисади кризис башлангач, Русия төбәкләрендә эшләп киүче газета, дәүләт ярдәменнән башка чыгучы Татарстан басмалары бер-бер артлы ябылып бетмәсме?

Бүгенге сөйләшүдә Чирмешән районы җитәкчесе Минсәгыйт Шакиров та катнаша. Ул хезмәт юлын журналист буларак башлап җибәргән.

Минзаһит Шакиров. Менә мин 20 ел районга җитәкчелек итәм. Шул вакыт аралыгында мин гел тезләнеп, акча сорап йөрим. Бу бер дә куркыныч әйбер түгел. Әгәр дә сез оппозиция булып, эшегезне җирле хакимият белән бәхәсләшеп башлыйсыз икән, берни дә барып чыкмаячак. Чөнки хакимият коррупция кебек үк озын гомерле. Шуның өчен без хакимият белән уртак тел табарга тиеш. Ниди җитәкче булуга карамастан, аңа ачкыч табып була. Әйтик, мин Самар өлкәсендәге Хабил исемле бер эшмәкәрне беләм. Хабилга сезнең газетаны акча белән тәэмин итү, берни томый. Әмма, әгәр дә сез газетагызда Хабилне сүгеп, аңардан акча сорарга барсагыз, әлбәттә ул акча бирми. Инде бер дә булмаса, сез аның турында язмаска гына тиеш.

Русиянең төрле төбәкләрендә миңа еш булырга туры килә. Шулай бервакыт Курганда, республикабызның милләтпәрвәр бер кешесе, урыслар һәм татарлар арасындагы мөнсәбәтләргә анализ ясарга тотынды. Имеш, руслар начар, ә татарлар яхшы. Шул чакта Курган өлкәсе губернаторы Богомолов миннән аның нәрсә сөйләвен сорый. Мин озак уйлап тормыйча, сезне мактый дидем.

Шуннан соң миңа чыгыш ясаучының сүзләрен тискәредән уңайга әйләндереп, урысчага тәрҗемә итәргә туры килде. Әгәр дә без Курган өлкәсендә татар мохитен киңәйтергә барганбыз икән, ничек итеп аларның халкын хурлап утырасың инде.

Шуның өчен татарга башка милләтләр белән дус яшәп, алардан акыллырак булырга кирәк. Әлбәттә бу фикерләр һәм киңәшләр һәрвакытта да үтәлә торган күрсәтмә түгел. Ләкин журналистлар һәм милләт юлында йөрүчеләр дипломатия һәм хәйлә турында да онытмаска тиеш.

Гөлназ Шәйхетдин. Конгрессның матбугат чаралары комитеты утырышында резолюция дә кабул ителде. Билгеле алар арасында иң мөһимнәре, иң беренче чиратта башкарылырга тиешләре дә бардыр…

Римзил Вәли.
Бу резолюциядә мин башланырга торган җан исәбен алуга бөтенләй башка мөнәсәбәт булуны истә тотып, милли үзаң, безнең төбәктә яшәгән татарларының тарихы дигән теманы беренче урынга чыгарырга такъдим итәм. Башкортстанда миллионнан артык татар яши икән, ТНВ корпункты кирәкме дигән сорау да туа? Корпункт юк икән, димәк хезмәттәшлек итәргә кирәк. Хезмәттәшлек юк икән, сәяхәткә барырга кирәк.

Минем “Татамедиа” җитәкчелегенә мөрәҗагать итәсем килә. Кешеләр үз акчаларына сайтлар ачып, бөтен татар матбугатын берләштереп яшиләр. Татарстан хакимияте матбугатка, мәдәнияткә миллиардлар сала, яңа сайтлар, каналлар, тапшырулар ача.

“Татмедиа” агентлыгында бу эшләрне башкаручы Сөмбел Таишевага мөрәҗәгать итеп matbugat.ru, tatarlar.ru сайты хуҗалары Данил Сәфәров һәм Тимур Сөләйманов кебек үз көчләре белән эшләгән кешеләрне мактау кәгазе белән генә түгел, ә практик ярдәм итеп, грантлар биреп сөендерергә кирәк.

Гөлназ Шайхетдин. Бүгенге сөйләшүдә бик күп мәсьәләр күтәрелде.

Ислам Әхмәтҗанов. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты каршындагы матбугат чаралары комитеты утырышында да җитди карарлар кабул ителгән иде. Мисал өчен, милли матбугат чит төбәкләрдә һәм массакүләм электрон чаралары киләчәктә дә игътибар үзәгендә булырга тиеш, аларның проблемаларын хәл итү юлларын эзләргә кирәк.

Финанс мәсьәләсенә килгәндә, комиссиядә катнашучылар Русия бюджетына һәм төбәк бюджетларына милли матбугатны яшәтү дигән статьяне кертергә дигән тәкъдим ясады.

Икенчесе, Казан дәүләт университетның журналистика факультетын бетергән белгечләрне чит төбәкләргә җибәрү турында сүз бара. Эшләп килгән журналистларының тәҗрибәсен арттыру юнәлешендә курслар оештыру, тәҗрибә алмашу; урыс, инглиз телләрендә эшләүче басмалар белән хезмәттәшлекне арттыру хакында да килешенде.
XS
SM
MD
LG