Омски өлкәсенең татарлар тупланып яшәгән районнарында төрле мәдәни чаралар, фестивальләр, конкурслар, әдәбият һәм сәнгать кичәләре соңгы вакытларда ешрак үткәрелә башланды.
Шушы көннәрдә генә өлкәнең төньягында урнашкан Тара шәһәрендә чираттагы мәдәни чара – “Озын көй” татар җыры бәйгесе булып узды. Ул Тараның “Милли мәдәниятләр берләшмесе” каршында эшләүче “Нур” татар мәдәният үзәге активистлары көче белән оештырылды. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге ягыннан теләктәшлек күрсәтелде, матди чыгымнар тулысынча химаячеләр исәбеннән булды.
Катнашучылар Тара, Большеречье, Тевриз районнарының татар авылларыннан һәм өлкә үзәге Омскидан килгән иделәр. Катнашырга теләкләрен белдереп, алдан гаризалар биреп куйган булсалар да, көннәр салкынаеп, юллар бозланып китү сәбәпле, Усть-Ишим һәм Колосовка районнарыннан катнашучылар килә алмадылар. Кайбер уңайсызлыкларга карамастан, “Озын көй” бәйгесе ниятләгән вакытында узды, катнашучылар саны 50-дән артып китте.
Шарт буенча һәр катнашучы бер озын көй һәм бер замана көе башкарды. Аларның башкару осталыкларын район мәдәният бүлеге белгечләреннән торган жюри бәяләде. Ахырда, гадәттәгечә, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, дипломнар, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйге тәмамланганнан соң, бу чарага карата үзләренең фикерләрен белдерүчеләр дә булды. Тевриз районының татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мәрвә Төхбатуллина: “Бәйгедә катнашуыбызга мин бик шат. Күп яңалык алдым, ничек эшләргә кирәклеген аңладым. Мондый бәйгеләрне үзебезнең районда да оештырырга мөмкин булуына ышандым, аларның яшьләребездә татар моңнарына мәхәббәт уятуда этәргеч булачагына инандым. Рәхмәт оештыручыларга”, диде.
Большеречье районының Евгащино авылыннан килгән бер ханым: “Безнең авылда татарлар бик аз, бер мәртәбә дә татар концерты булганы юк. 70 чакрым юл үтеп, җыр тыңларга килдем. Минем өчен бүген чын мәгънәсендә бәйрәм булды”, диде. Башка тамашачылар да, катнашучылар да оештыру эшләрен башкарган “Нур” мәдәният үзәге активистларына, үзәк җитәкчесе Илдар Маматовка рәхмәтле булуларын белдерделәр.
Оештыручылар исеменнән Илдар Маматов конкурска килүчеләргә бәйгедә катнашканнары өчен рәхмәт әйтте. “Андый чараларны без киләчәктә дә оештырачакбыз, бер-беребезгә таяныч булыйк, ярдәм күрсәтеп торыйк”, диде. Аннн соң ул “Нур” үзәгенең районда барган “Шәһәр-авылга” дигән акциядә катнашуы, шушы көннәрдә Кыргап, Сәбәләк, Хуҗа авылларына концертлар белән барып чыгарга ниятләүләре хакында белдерде.